#яшелүзәнрайонытуганавылым рубрикасы буенча яңалыклар
-
Апанай мәдрәсәсе шәкертләре Яшел Үзән районында кунакта булды
«ИМАН» ҮЗӘГЕ АПАНАЙ МӘДРӘСӘСЕНДӘ УКЫГАН ИР БАЛАЛАР ҺӘМ АЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕ ӨЧЕН ЯШЕЛ ҮЗӘН РАЙОНЫНА ЭКСКУРСИЯ ОЕШТЫРДЫ.
-
Бакырчы авылында «Яңгыр боткасы» үткәргәннәр
Бүген, авылны шаулатып, үзебезчә «Яңгыр боткасы» ясап алдык. Борынгыдан килгән милли гореф-гадәтләребезне яшь буынның күңеленә салу өчен менә шулай күңелле итеп үткәрү кирәктер дә бәйрәмне.
-
Бишнә авылында Гаилә бәйрәмен үткәрделәр
Гаиләләребезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тигезлек телибез!
-
Бәчек авылы 810 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Бу вакыйга уңаеннан җирле халык һәм кунаклар өчен бай программа әзерләнгән иде.
-
Матурлык – ул янәшәдә генә! Аны тудыручы без үзебез – кешеләр
Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданга сәяхәт оештырылды.
-
«Авыл көне» – милли рух Җәүһәре
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын һәм биюләрен, рухи торышын чагылдыручы бәйрәмнәребез алга таба да үткәрелсен, онытылмасын иде.
-
Гөбенә буе, эх ямьле, гөрли «Авыл бәйрәме»
Узган ялларда искиткеч табигатьле, янында гына Гөбенә елгасы агып торган киң мәйданда танайлылар «Авыл бәйрәме»н гөрләтте.
-
Норлат мәдәният йортында Гаилә бәйрәме оештырылды
Киләчәктә дә шундый бәйрәмнәрдә катнашырга насыйп булсын!
-
Норлат авылында яшәүче Наҗия Кәрим кызына 90 яшь!
Бүген Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Норлат авылында яшәүче Тимершина Наҗия Кәрим кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады.
-
Авылда сулыш алуы да рәхәт!
Бәхет эзләп читкә китүчеләрне, лаеклы ялга чыккач, туган як барыбер үзенә тарта. Әлбәттә, авылга кайтуның төрле сәбәпләре булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, бәхетле балачак, гамьсез яшьлек еллары узган туган нигез сагындыра.
-
«Аллаһка шөкер, Илсурыбыз бар!»
Рус Әҗәле авылында яшәүче Илсур Касыймовның ишегалдында ял итәр өчен салынган йортта музей булдыруы хакында моннан берничә ел элек газетабызда язган идек. Менә шушы искиткеч зур хезмәтне үзебезгә дә барып күрергә, Илсур абый белән якыннан танышырга мөмкинлек туды.
-
Туган авылым
Юл чатында җәйрәп яткан күлнең даны еракларга таралган...
-
Норлатта Сабантуй гөрләде
Узган ялларда авылларда, шәһәрдә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлар гөрләде. Социаль челтәрләребездә алдан хәбәр иткәнчә, «Яшел Үзән» журналистлары Норлат авылына кайтты. Иртәдән көн болытлы, яңгырлы булуга карамастан, мәйданда халык артканнан-арта гына барды. Урыны да матур, ике як тау битенә утырып, халык уртада урнашкан сәхнәдән артистлар чыгышын, мәйданда төрле уеннар барганын күзәтте.
-
Олы Ачасырда Сабантуй гөрләде
Питрәч районының бер генә авылында да быел Сабантуй узмый дигәч, әле ярый безнең авылда оештырыла дип, сөенеп куйдым. Олы Ачасырда ел саен халык үзе теләп акча тапшыра, бүләкләрен бирә, әзерләнә, өмәләр уздырып мәйданын чаба, җыештыра. Ашаган белми, тураган белә диләрме?
-
Арт ягыңны салып, кешедән гаеп эзләп утырырга кирәкме?
«Нәрсә бар соң монда, кайтабыз!»