Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сабантуй киң күңеллелек сорый

Редакциягә килгән хат.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Сабантуй – ул татар халкының иң матур бәйрәмнәренең берсе. Һәр авыл, һәр район аны үзенчә үткәрә. Кайдадыр көрәш, ат чабышы белән дан тотса, икенче җирдә җыр-моңы, өченче урында халыкның активлыгы белән истә кала. Әмма бәйрәмнең иң мөһим бизәге – кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте.

Еллар дәвамында төрле авылларның Сабантуйларында булырга туры килде. Кайберләре күңелдә аеруча җылы хатирәләр калдырды. Мәсәлән, Биектау районының Мәмдәл-Юртыш авылындагы бәйрәмнәрдә безне һәрчак якты йөз белән каршы алдылар. Авыл кешесе дә, читтән кайткан кунак та бердәй кадерле иде. Җырларга, уеннарда катнашырга теләгән кешегә юл ачык булды. Шундый киң күңелле мөнәсәбәт бәйрәмнең ямен тагын да арттыра.

Быел Чувашиле авылында узган Авыл көне дә күңелгә хуш килде. Сабантуй рухында оештырылган бәйрәмгә әллә кайлардан халык җыелган иде. Мәйданда алма төшәрлек тә урын юк. Җыр-моң яңгырый, уеннар гөрли, сәүдә нокталары эшли – һәркемгә шөгыль табылды.

Аеруча бәйрәмнең ачылышы күңелгә үтте. Иң элек авылда күп еллар хезмәт иткән укытучыларны хөрмәтләделәр. Аннары махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетне һәм аның әти-әнисен мәйдан уртасына чакырдылар. Иң өлкән авыл кешесен, иң кечкенә сабыйны да игътибарсыз калдырмадылар. Мондый мизгелләр бәйрәмгә тирән мәгънә өсти, кешеләрнең күңелендә җылы эз калдыра.

Кызганыч, кайчак киресенчә дә була. Кемнеңдер чыгыш ясарга теләве игътибарсыз кала, кемдер үзен читтә калгандай хис итә. Әлбәттә, һәр бәйрәмнең үз программасы бар. Әмма Сабантуй – ул иң элек халык бәйрәме. Шуңа күрә, мөмкин булган кадәр, һәркемгә урын табылса, читтән кайткан кунаклар да үзләрен авылның бер өлеше итеп тойса, бәйрәм тагын да күркәмрәк булыр иде.

Без бит барыбыз да бер милләт, бер ил балалары. Сабантуй кешеләрне аерырга түгел, ә берләштерергә тиеш. Киң күңеллелек, хөрмәт һәм ихласлык булган җирдә генә бәйрәмнең яме арта.

Киләчәктә дә авылларыбызда Сабантуйлар һәркемне үзенә җәлеп итсен, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә бер мәйданга җыйсын, күңелләрдә матур хатирәләр генә калдырсын иде. Шунда гына ул чын мәгънәсендә халык бәйрәме булып яшәячәк.

Сөмбелә Абдуллина. Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев