Гоголь урамында җәяүле кызны бәрдергәннәр
ЮХИДИ

Гоголь урамында җәяүле кызны бәрдергәннәр

Узган атнада 131 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылган.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шуларның 33ендә матди зыян китерелгән. 2 кеше зыян күргән 2 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Яшел Үзәннең Кольцевая урамында «Фольксваген Поло» автомобилен йөртүче 52 яшьлек ир төп юлдан килгән 55 яшьлек ир йөртүендәге «КамАЗ» автомобиленә юл бирмәгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә, «Фольксваген» йөртүче күп санлы тән җәрәхәтләре белән Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә китерелгән. Әлеге автомобиль пассажирына да медицина ярдәме күрсәтергә туры килгән.

Гоголь урамында «Фольксваген Джетта» автомобилен йөртүче 27 яшьлек ир җәяүле кызны бәрдергән. Күп санлы тән җәрәхәтләре алган кыз баланы хастаханәгә алып киткәннәр. 


Нет комментариев