30 һәм 31 октябрь көннәрендә Норлат авылының «Өмет» волонтёрлар штабы фронтка гуманитар ярдәмнең 149–150нче партияләрен озатты.
Кадерле якташларыбызның игелекле ярдәме һәм киң күңеллелеге нәтиҗәсендә, 2026 елда гына да безнең оешма сугышчыларыбызга 45 партия гуманитар ярдәм җибәрә алды. Ә октябрь аенда – 7 партия!
Бу изге эшкә үзләреннән зур өлеш керткән Норлат, Бәчек, Мулла Иле, Городище, Бакырчы авылларының фидакарь, тырыш һәм ярдәмчел волонтерларына аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларның вакытын, көчен кызганмыйча башкарган хезмәте зур хөрмәткә лаек.

Бу юлы алгы сызыктагы хәрбиләребезгә һәм кыр госпиталендә дәваланучы яралы сугышчыларга түбәндәге ярдәм озатылды:
- Азык-төлек – 10 кг;
- Киптерелгән икмәк – 2 тартма (Нурлат мәдәният йорты исеменнән);
- Шифалы үлән чәе;
- Яңгырдан саклаучы плащлар – 21 данә;
- Флис курткалар – 25 данә;
- Эчке кием – 30 данә;
- Маскировка челтәрләре – 3 данә;
- Дроннардан саклаучы челтәрләр – 2 данә;
- Тепловизордан саклаучы җәймәләр – 10 данә;
- Печенье – 12 кг;
- Окоп шәмнәре – 500 данә;
- Шешәләрдәге су – 12;
- Флис башлыклар – 5 данә;
- Җәймәләр – 16 данә;
- Распашонкалар – 8 данә;
- Футболкалар – 4 данә;
- Җылы оекбашлар – 10 пар;
- Дарулар – 2 тартма;
- Бәрәңге – 400 кг;
- Дизель генераторы – 1 данә.
Әлеге ярдәмне әзерләүдә һәм кирәкле әйберләрне сатып алуда матди ярдәм күрсәткән Норлат, Бәче, Акъегет, Мулла Иле авыллары мәчетләренә, шулай ук Урысбага һәм Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыкларына ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Ярдәмнең һәр өлеше, һәр җылы кием, һәр ризык – алгы сызыктагы егетләребезгә булган кайгырту һәм игътибар билгесе. Бердәмлегебез, ярдәмчеллегебез белән без аларга көч һәм ышаныч өстибез.
Ярдәмебез дәвам итә! Безнең төп бурыч – Ватаныбызны саклаучы егетләргә кулдан килгәнчә ярдәм итү. Игелек кылган һәркемгә зур рәхмәт! Бердәм булыйк, ярдәмләшик! Якташларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар!
«Өмет» волонтерлар штабы җитәкчесе Роза Ягудина
Нет комментариев