2026 елның 2–8 ноябре – Үпкә рагын профилактикалау атналыгы
#кирәклекиңәшләр

2026 елның 2–8 ноябре – Үпкә рагын профилактикалау атналыгы

Үпкә рагы – бүгенге көндә иң киң таралган һәм иң куркыныч яман шеш авыруларыннан берсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен дөньяда 1,8 миллионнан артык кеше әлеге авырудан вафат була. Шуңа күрә аның куркыныч факторларын белергә һәм профилактика чараларын үтәргә кирәк.

Тәмәке тарту – төп куркыныч факторы

Галимнәр исәпләвенчә, тәмәке тарту үпкә рагы үсеше куркынычын 15 тапкырга арттыра. Әгәр тәмәке тарту индексы (көненә тартылган тәмәке санын тарту елларына тапкырлау) 20 «пачка-ел»дан артса, куркыныч 40 тапкырга кадәр артырга мөмкин. Моннан тыш, тәмәке төтене сулау (пассив тарту) да үпкә рагы китереп чыгарырга сәләтле икәнлеге исбатланган.

Фото: ясалма интеллект

Авыруның куркыныч эчке һәм тышкы факторлары

Үпкә рагы үсеше куркынычын ике төркемгә бүлеп була — эчке һәм тышкы факторлар.

Эчке факторларга нәселдәнлек керә: әгәр якын туганнарыгызның берсе үпкә рагы белән авырган яки үлгән булса, сезнең шәхси куркынычыгыз арта. Шулай ук сулыш юлларының хроник авырулары да кешене автомат рәвештә югары куркыныч төркеменә кертә.

Тышкы факторлар – әйләнә-тирә белән бәйле. Зарарлы химик матдәләр, асбест, мышьяк һ.б. белән, тузанлы биналарда һәм радон концентрациясе югары булган урыннарда эшләү куркынычны арттыра.

Фото: ясалма интеллект

Табиб киңәшләре

Хирургия дәвалануы узган пациентларга да, әлегә онкология авыруына юлыкмаган кешеләргә дә түбәндәгеләрне тәкъдим итәбез:

Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

Әгәр сез инде онкология авыруына юлыккан булсагыз, табибның динамик күзәтүе буенча киңәшләрен үтәгез – елга кимендә бер тапкыр күкрәк читлеге органнарының ике проекциядә рентгенографиясен ясатыгыз. Ел саен диспансеризацияне калдырмагыз.

Исегездә тотыгыз: сәламәтлек – иң зур байлык. Аны саклау – үз кулыгызда!

Валерия  Феоктистова, Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы


Нет комментариев