Карашәм авылының уңган, булган, киң күңелле хатын-кызларына махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итүләре өчен чын күңелдән олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
Егетләребезгә дип, күңел җылыларын кушып, ихлас теләкләр белән токмач кискән һәрбер авылдашыбызның изге гамәле зур хөрмәткә лаек. Бу – туган илебезне саклаучы егетләребезгә булган ихтирам, кайгырту һәм ярдәмнең бер матур үрнәге.
Рәхмәтебезне түбәндәге авылдашларыбызга җиткерәбез:
- Мәдинә Йосыпова
- Мәдинә Низамиева
- Сания Кадыйрова
- Фәридә Гимранова
- Зөлфия Сәгъдиева
- Фидалия Гайфуллина
- Миләүшә Зиннәтуллина
- Фәния Гайфуллина
- Гөлинә Абдуллина
- Фәридә Гыйззәтуллина
- Рәмзия Гилязова
Кадерле хатын-кызларыбыз! Кылган игелекләрегез, күрсәткән ярдәмегез өчен зур рәхмәт сезгә! Изге эшләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер телибез. Йортларыгыздан шатлык, табыннарыгыздан муллык китмәсен!
Егетләребез исән-сау булып, туган якларына әйләнеп кайтсыннар! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын! Тыныч, имин тормышта яшәргә язсын барыбызга да! Бердәмлегебез белән көчле без! Изге эшләребез дәвамлы булсын!
Нет комментариев