Рецепт.
- Туралган, азрак изелгән кәбестәне катламлап банкага салабыз: кәбестә, петрушка, кишер, борыч, сарымсак (үз фантазиягезне дә эшкә җигегез).
- Кәбестә, кызыл, яшел борыч, кишер – барысы да шакмаклап турала. Барлык яшелчәләрне зур савытта болгатабыз. Петрушка, укроп, сарымсак өстибез дә, банкаларга тутырабыз һәм тозлык коябыз.
- Кәбестәне вак итеп турыйбыз. Кызыл әче борыч + петрушка + тмин + түгәрәкләп туралган кишер + сарымсак (күләме үзегез теләгәнчә). Зур савытта болгатып, банкаларга тутырабыз. Шундый ук рассол салабыз.
Тозлык: 3 литр су + 2 аш кашыгы шикәр комы + 3 аш кашыгы тоз + гвоздика + борыч + дафнә яфрагы – барысын да салып кайнатып, суындырабыз + 3-4 аш кашыгы үсемлек мае салабыз.
Барлык банкаларга да бертөрле тозлык салына. Кәбестә 3 көннән әзер була. Салкын урында сакларга кирәк. Болай маринадланган кәбестә, гадәттә, төсен үзгәртми.
Нет комментариев