Биредә авыл тарихын, әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын чагылдырган кадерле ядкәрләр саклана.
Музейның экспонатларга баюында авылдашларыбызның өлеше зур. Алар иске әйберләрне, гаилә истәлекләрен музейга тапшырып, туган як тарихын саклауга үз өлешләрен кертә. Һәр экспонат — үткәннәргә илтүче бер күпер, һәр ядкәр — үзенә бер тарих!
«Музей материаллары — алдагы буыннарның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәнү өчен чиксез хәзинә. Без яшьләребезне дәү әниләребезнең, дәү әтиләребезнең гореф-гадәтләре, көнкүрештә кулланган йорт җиһазлары, савыт-сабалары белән таныштырабыз. Тарихыбызны белү һәм аны киләчәк буыннарга җиткерү бик мөһим», — дип сөйли Бишнә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.
Музеебызны тулыландырып, авыл тарихын саклауга өлеш керткән һәр авылдашыбызга зур рәхмәт! Туган ягыбызның рухи хәзинәсе киләчәк буыннар өчен дә кадерле мирас булып калсын!
Нет комментариев