«Яшьлек» төркеме катлаулы вальсны да үзләштергән
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Яшьлек» төркеме катлаулы вальсны да үзләштергән

«Мин булдыра алмыйм», «Мин биемим» дигән сүзләр Мулла Иле мәдәният йорты сәхнәсендә бөтенләй ишетелми. Биредә биюгә мәхәббәт, дәрт һәм өйрәнү теләге ташып тора!

Күреп торганыгызча, нинди матур итеп «Яшьлек» бию төркеме сәхнәләрне гөрләтә! Егет-кызларның биюгә өйрәнү теләге шулкадәр зур ки, иң катлаулы вальсны да үзләштерәләр.

«Аларның тырышлыгына, омтылышына сокланам. Афәрин дип кенә әйтәсе килә!» – ди Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Ә сез карагыз әле: сәхнәдә алар биемиләр дә, гүя очалар, йөзәләр! Һәр хәрәкәттә – нәфислек, һәр әйләнештә – матурлык, һәр адымда – күңел җылысы!


Нет комментариев