Ул 86 нчы яшендә вафат булды. Бу хакта Kazan Nostalgique телеграм-каналы хәбәр итә.
Дубин 1960–1980 елларда Казан телевидениесендә эшләгән. Ул шулай ук танылган туган якны өйрәнүче иде. Беренчеләрдән булып иске открыткалар җыя башлаган һәм Казан күренешләре белән сигез фотоальбом һәм күп кенә буклетлар чыгарган.
Абдулла Ибраһим улы 1941 елның 26 мартында Әстерханда туган. Мәктәптә укыганда ук драма түгәрәгенә йөргән һәм Әстерхан драма театры артисты булган. Казан театр училищесында, аннары ГИТИСта укыган. Аны 1961 елда тәмамлагач, Казанга күченгән.
1961–1984 елларда ТАССР Гостелерадиокомпаниясендә югары категорияле диктор булып эшләгән. РСФСРның «Белем» җәмгыяте лекторы һәм СССР Журналистлар союзы әгъзасы булган.
Туган якны өйрәнү белән яшьтән шөгыльләнгән. Казан һәм Әстерханга багышланган тарихи открыткалар җыйган. Аның буклетлары бу ике туган шәһәр турында гына түгел, ә Чулман һәм Идел буендагы башка урыннар турында да сөйли.
Вечерняя Казань
Нет комментариев