31 октябрьгә һава торышы
Яшәеш

31 октябрьгә һава торышы

Көзнең соңгы көне җылы һава белән сөендерергә җыена!

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бүген алмашынучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә: һава температурасы +1...–4 градус, көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән –9 градуска кадәр суытачак. Көндез: +9...+14 градуска кадәр җылытачак. Җил: көньяк-көнбатыштан, секундына 3–8 метр тизлектә.

Кояшлы мизгелләрне файдалы итеп үткәрегез, җылы көзге көннең рәхәтен тоеп калыгыз!


Нет комментариев