Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән, Татар Танае авылының уңган апалары һәм кызлары мәдәният йортында җыелды.
Изге эш дәвам итә: авылның тырыш ханымнары янә бергә җыелып, егетләребез өчен токмач әзерләгәннәр.
Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова әйтүенчә, бу эш бер көн белән генә чикләнми. Авылдашлар ярдәм итүне дәвам итә, кулларыннан килгәнчә егетләребезгә булышырга тырыша.
Мондый игелекле гамәлләр – туган илне саклаучыларга булган хөрмәтнең, кайгыртучанлыкның һәм бердәмлекнең матур үрнәге. Һәр киселгән токмачта – күңел җылысы, һәр гамәлдә – изге теләкләр һәм егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларына өмет.
Нет комментариев