Зират — һәр авыл кешесе өчен кадерле, изге урын. Биредә безнең әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз, якыннарыбыз мәңгелек йокыга талган. Аларның рухына хөрмәт күрсәтү, соңгы йортларын чиста һәм тәртиптә тоту — һәрберебезнең изге бурычы.
Татар Исламы авылының ир-егетләре быел да бу эштән читтә калмады. Алар, бердәмлек һәм җаваплылык күрсәтеп, авыл зиратын чистартуга үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Мондый игелекле эшләр буыннан-буынга күчеп, яшьләребезгә дә үрнәк булып барсын иде. Өлкәннәр башлап җибәргән матур традицияләрне саклап, дәвам иткәндә генә зиратларыбыз һәрчак чиста, пөхтә һәм тәртиптә булыр.
Авыл зиратын тәртиптә тотуга өлеш керткән барлык ир-егетләргә чын күңелдән рәхмәт! Аллаһ Тәгалә кылган изге гамәлләрегезне кабул итсен!
Нет комментариев