Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Газетагыздагы укучылар хатларын укыйм да, үземнең дә кечкенә генә булса да бер фикеремне язып җибәрергә булдым.
Быел мин беренче тапкыр Сочига ялга барып кайттым. Санаторийга юлламаны миңа улым бүләк итеп бирде. Башта куркып та калдым: берүзем нишләрмен, дип борчылдым. Шулай да Аллага тапшырып, киттем. Аннан шаккатып һәм туйганчы ял итеп, үземә яңа дуслар табып, яңа фикерләр белән кайттым.
Минем соңгы елларда беркая да барганым булмады. Җәйләрем һәм ялларым шул бакчада эшләп, йә Иделгә әллә нигә бер су коенырга барып уза иде. Төркиягә дә барганым юк. Ирем йөрергә яратмый, һәм миңа бар да дип тә, барма дип тә әйткәне булмады. Каядыр йөреп, вакыт әрәм иткәнче, Идел буенда ял итәм, дигән фикер белән яшәдем. Дөресен генә әйткәндә, акча да туздырасым килмәде.
Югыйсә, мин заводта эшлим, хезмәт хакым да яхшы. Өстәвенә, хәзер мин пенсиягә чыктым – дөрес, әлегә эшлим. Улым мине урынымнан кузгатмаса, беркая да чыгасы кеше түгел идем. Ә бит минем бик йөрергә ярата торган иптәш хатыным да бар! Ул мине гел тегендә, гел монда барырга чакырып тора. Үзе елына берничә тапкыр каядыр бармаса, күңеле тыныч түгел. Акчасын да юнәтә. Анысы күп йөргән саен табыла, күрәсең.

Һәм менә шушы ялымнан соң мин икенче кеше булып, дәртләнеп кайттым. Кешегә энергия җыяр, алга карап яшәр өчен чит җирләрне күрү дә җитә икән. Моны үз тәҗрибәмнән аңладым. Икенче елга да кая да булса барачакмын, дип сүз бирдем хәтта. Улым ның әйткәне бар иде: «Төркиядән ял итеп кайту наркотик кебек – икенче елны да үзенә тартып тора», – дип.
Исән-сау булсак, киләсе елга да матур гына планнарым туып тора. Акчаны бүгеннән үк җыя башлыйм. Чит илләргә бармасам да, безнең илдә дә карарлык шәһәрләр, ял итәрлек урыннар бар. Киңәш-табыш бирүчеләре дә табылыр. Әйтәсе килгәнем шул: бертөрлелек туйдыра – мөмкинлек булдымы, барырга, йөрергә кирәк. Дөньяга инде икенче күзлектән карый башлыйсың. Мин хәзер киләсе ялымны көтәм.
Күп сәламнәр белән, Зилә Әхмәтханова.
Бу хатка бәйләп, хөрмәтле газета укучылардан шуны сорыйсыбыз килә: сез соңгы тапкыр кайчан үзегезгә, кечкенә генә булса да, ял бүләк иттегез? Кем кайларда булды? Чынлап та бер ял итеп кайткач, тагын шулай барасы киләме? Языгыз әле.
Нет комментариев