Рәсим Низамов белән әңгәмәнең дәвамы
Йолдызлар

Рәсим Низамов белән әңгәмәнең дәвамы

Утыз елга якын вакыт узды. Шушы чор эчендә өч буын диярлек алмашынды. Әти-әниләре тыңлап үскән җырларны хәзер балалары тыңлый, оныклары да ишетә. Менә шушы – җырның чын гомере.

Кайвакыт халыкка бер җырдан бераз ял итәргә кирәк кебек тоела. Әмма тамашачы аны һаман сорый икән, димәк, ул җырны күңелендә саклый. Халык үз иткән җырны ничек җырламыйсың инде?! Җыр яшәргә тиеш. Яңача яңгырарга, яңа башкаручылар аша яңадан ачылырга да мөмкин. Иң мөһиме – ул халык күңелендә яшәсен.

– Сезнең җырларны яшь артистлар башкаруга ничек карыйсыз?

– Җыр җырланырга тиеш, билгеле. Мин яшьләрнең җырлавына каршы түгел. Сорап килгән кешеләр белән эшлибез, дуэтлар да башкарабыз. Җырның яңгырашын яңарту, аны яңа буынга җиткерү кирәк. Ләкин авторлык хокукларына кагылышлы бер мәсьәләгә игътибар итәр идем. Минемчә, җырның авторлары турында сөйләгәндә, аны халыкка беренче булып таныткан җырчыны да искә алырга кирәк.

Җырның шагыйре, композиторы һәм аны беренче башкаручысы бар. Боларның һәркайсының үз өлеше кергән. Бүген әзер җырны рөхсәтсез алып башкару, авторлык хокукларын санга сукмау очраклары да бар. Бу дөрес түгел. Җырны башкарырга теләгән кеше аның авторларын хөрмәт итәргә, тиешле рөхсәтне алырга тиеш дип саныйм.

Фото: шәхси архивтан

– Утыз ел сәхнәдә булу – зур юл. Әгәр шул елларга кире кайтып, нәрсәнедер үзгәртү мөмкинлеге булса, нәрсәне башкача эшләр идегез?

– Әллә нәрсәләрне үзгәртмәс идем. «Алай эшләсәм, болай итсәм...» дип уйлап утыру – хыял гына бит. Мин Казанга укытучы булырга килдем. Ләкин шушы иҗат юлына кереп киткәнмен икән, димәк, Аллаһ Тәгалә миңа шушы юлны биргән. Мин инде утыз ел шушы юлдан барам һәм аны дөрес юл дип саныйм. Һәр нәрсәнең үз вакыты була. Мин дә үз вакытыма эләккәнмен икән, шуның белән бәхетле.

«ТАМАШАЧЫНЫ АЛДАРГА ЯРАМЫЙ»

– Еллар узса да, тамашачы сезнең җырларны яратып тыңлый. Халык күңеленә юлны ничек табасыз?

– Популярлыкның үзенең күтәрелү чоры була. Иҗат дигән нәрсә дә үзенчә яши. «Хәзер җыр язасым килә!» дип кенә, чын мәгънәсендә иҗат итеп булмый. Илһам дигән нәрсә бар. Ул – күңел халәте. Яңа җырлар тудыру, алар өстендә эшләү гомер буе дәвам итәргә тиеш. Әмма һәр нәрсәнең үз вакыты була. Мин үзем ничек бар, шулай булдым. Һәрвакыт сәхнәдә тере тавыш белән җырладым. Бүген дә шул ук принципка тугры калам. Әгәр артист үз тавышы белән җырлаудан туктый икән, минемчә, аңа сәхнәдән китү турында да уйларга вакыт. Бу – минем шәхси карашым.

Тамашачыны алдарга ярамый. Син сәхнәгә чыктың икән, халык алдына җаваплылык алып чыгасың. Тамашачы синең өчен вакытын бүлә, концертка килә, сине тыңларга тели. Шуңа күрә аның алдында намуслы булырга кирәк. Минем өчен иң мөһиме – халыкка чын күңелдән хезмәт итү.

«СӘХНӘДӘ ЯЛТЫРАВЫК КЫНА ТҮГЕЛ, БЕЛЕМ ДӘ КИРӘК»

– Бүген татар эстрадасы шактый үзгәрде. Сәхнәгә яшь башкаручылар күп килә. Заманча эстрадада татар җырының моңын, асылын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Беренче чиратта, белем кирәк. Бүген сәхнәгә күп кеше килә, ләкин кайберләрендә профессиональ белем, җырлау культурасы җитеп бетми. Бөтен кешенең дә җырлыйсы килә. Алар сәхнәнең матур, ялтыравыклы ягын гына күрә. Ә аның артында күпме хезмәт, әзерлек һәм җаваплылык торганын һәркем дә аңлап бетерми. Һәр һөнәр дә профессионал булырга тиеш. Мин моны еш әйтәм: бер кеше дә «Тавык суя беләм, димәк, хирург була алам», – дип уйламый бит. (Көлә.) Сәхнәгә дә шундый ук җаваплылык белән карау мөһим. Халык җырларын башкару өчен дә вокал белеме кирәк. Тавышыңны дөрес кулланырга, җырның асылын аңларга, аның моңын тоярга кирәк.

Безнең халык бик талантлы. Габдулла

Тукай юкка гына: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, Моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул», – дип язмаган.

Мин аңа «җырлы ул, җырчы ул» дигән сүзләрне дә өстәр идем.

Фото: Интертат сайтыннан алынды

Тик талант бар дип кенә сәхнәгә чыгып булмый. Сәләтне үстерергә, белем алырга, эзләнергә кирәк. Талант бүген бар, ә аны хезмәт белән ныгытып тормасаң, иртәгә шул дәрәҗәне саклап калу авыр булырга мөмкин.

Сәхнәгә чыктың икән, нинди хәлдә булуыңа карамастан, профессиональ дәрәҗәдә җырларга әзер булырга тиешсең. Моның өчен тәҗрибә, белем һәм үзеңне үстерә торган мәктәп кирәк.

«ИҢ ЗУР БӘХЕТЕМ – ГАИЛӘМ»

– Сәхнә тормышы күп вакытны, көчне ала. Гаиләгә игътибар каламы?

– Без Энҗе белән бергә укыдык. Бер факультетта, бер курста, тик төрле төркемнәрдә идек. Укуны тәмамлагач өйләнештек. Энҗе үзенең хезмәт юлын тәрбия өлкәсенә багышлады. Бүгенге көндә балалар бакчасы мөдире булып эшли. Ике улыбыз бар. Олысы Рүзәлгә 29 яшь. Күптән түгел генә, бер ай ярым элек, ул үз гаиләсен корды. Киленебез Сәрияне гаиләдә кызыбыз дип кабул итәбез. Кече улыбыз Равил студент. Быел икенче курста укый, Ульяновскидагы Бугаев исемендәге гражданлык авиациясе институтында белем ала, очучы булырга хыяллана.

Алар иҗат юлыннан китмәде. Бер гаиләдә бер артист җиткәндер инде. (Көлә.) Иң мөһиме – балаларыбыз исән-сау булсын, үзләре сайлаган юлдан барсын, хыялларына ирешсен. Безнең теләк шул.

Гаилә тормышыбыз гөрләп торды. Балалар үсеп җитте, хәзер олы улыбызның да үз гаиләсе бар. Икәү генә утырып калган чаклар да җитте инде. (Елмая.)

Фото: шәхси архивтан

– Димәк, тормышның яңа этабы башлана…

– Әйе, һәр чорның үз матурлыгы бар. Балалар кечкенә чакта бер төрле мәшәкать, бер төрле шатлык була. Үсеп җиткәч, үз тормышларын кора башлый. Ата-ана өчен иң зур бәхет – балаларының кеше булып үсүен, үз юлларын табуын күрү.

Без дә аларга хәерле тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез.

«Яшел Үзән тамашачысы – минем өчен бик кадерле»

– Яшел Үзән халкын күптәннән бер сорау борчый: ни өчен Рәсим Низамов шәһәргә концерт белән килми?

– Мин соңгы вакытта бераз гастроль тормышыннан туктап тордым, дип әйтергә була. Ләкин Яшел Үзән тамашачысына булган мөнәсәбәтем үзгәрмәде. Бу шәһәрдә мине яратып тыңлаучы, иҗатымны хөрмәт итүче тамашачыларым күп. Алар минем өчен бик кадерле.

Хәтерлим, иң беренче концертларымның берсе Яшел Үзәндәге «Родина» мәдәният йортында булды. Ул вакытта консерваториядә укый идем. Аннары ансамбль белән Питрәч районына җырларга җибәрделәр. Көз көне иде, яңгыр ява, юллар пычрак. Җиде минутка соңга калып килеп җиттек. Ә халык җыелган, безне көтеп тора! Нигә шул вакыйга истә калган дисәгез, чөнки тамашачының тугрылыгын шунда ук тойдым. Кешеләрнең сине көтеп торуы, җырларыңны ишетергә теләве күңелгә нык тәэсир итә.

Фото: Татар-информ сайтыннан алынды

Мин гастрольләрдән бөтенләйгә киттем дип әйтмим. Бераз гына тәнәфес булды. Алда зур районнарны, шәһәрләрне йөреп чыгарга исәбем бар.

Яшел Үзән халкы да борчылмасын: бу мәсьәләне төзәтергә тиешмен, Аллаһ боерса. Тамашачыларым белән яңадан очрашырга телим.

– Димәк, Яшел Үзәндә Рәсим Низамов концерты булуына өмет бар?

– Әлбәттә! ИншәАллаһ, булыр дип өметләнәм. Яшел Үзән тамашачысы белән очрашу минем өчен дә күңелле булачак.

«ТЫНЫЧЛЫК БУЛСЫН – КҮҢЕЛДӘ ДӘ, ӨЙДӘ ДӘ, ИЛДӘ ДӘ»

– Әңгәмәбез ахырында газета укучыларыбызга теләкләрегез?

– Һәрберебезгә тынычлык телисем килә. Илебездә, дөньяларда, һәрберебезнең өендә тынычлык булсын. Исәнлек-саулык белән матур итеп эшләргә, эшләргә һәм эшләргә кирәк. Без, татар халкы, тырыш, хезмәт сөючән халык. Хезмәт кешене тәрбияли. Эшләргә, яшәргә көчебез булсын. Тырышып тапканның игелеген күрергә язсын һәрберебезгә. Якыннарыбыз исән-сау, гаиләләребездә иминлек булсын.

Барлык газета укучыларына иң изге теләкләремне җиткерәм!

МОҢГА ТУГРЫ КАЛГАН ҖЫРЧЫ

Рәсим Низамов белән әңгәмәдән соң күңелдә бер уй кала: вакыт уза, буыннар алмаша, сәхнә үзгәрә, яңа исемнәр килә. Әмма чын җырның гомере озын була. Чөнки ул модага ияреп кенә тумый – халыкның күңеленә үтеп керә, аның шатлыгын да, сагышын да үзенә сыйдыра.

Фото: шәхси архивтан

Рәсим Низамовның иҗат юлы да нәкъ менә шушы хакыйкатьне раслый. Авылда гармун тотып үскән малайның зур сәхнәгә килүе очраклы уңыш кына түгел. Аның артында еллар дәвамында тупланган тәҗрибә, тырыш хезмәт, белемгә хөрмәт һәм тамашачы алдында җаваплылык тора.

Ә «Каеннар арасында» җырының әле дә яңгыравы – үткәннәргә сагынып карау гына түгел. Бу – җырның яшәве, моңның буыннан-буынга күчүе.

Утыз ел вакыт узган. Ләкин Рәсим Низамов өчен иң мөһиме һаман шул ук: җыр мәгънәле, башкару ихлас булсын, ә тамашачы алдында һәрвакыт намуслы булып калырга кирәк. Чөнки чын артистның гомерен сәхнәдә үткәргән еллары гына түгел, халык күңелендә калдырган моңы да билгели.


Нет комментариев