«Барысы да түләү фактын раслаучы квитанция булмауда, гражданнар аны мировой судьяга тапшырмый», — дип аңлатты мировой судьялар эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Юлия Пилина.
Әгәр гражданин штраф түләсә, әмма бу хакта мировой судьяга хәбәр итмәсә, система түләүне «күрмәскә» мөмкин. Нәтиҗәдә башкарма документ мәҗбүри җыю өчен судебный приставлар хезмәтенә җибәрелә, гәрчә штраф фактик рәвештә түләнгән булса да.
«Карарда язылган күрсәтмәләрне игътибар белән үтәргә, штрафны күрсәтелгән реквизитлар буенча түләргә һәм квитанцияне судебный участокка тапшырырга кирәк. Моны шәхсән яки мировой судьялар порталында күрсәтелгән электрон почта аша эшләргә мөмкин», — дип аңлатты ул.
Юлия Пилина сүзләренчә, күп очракта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу штрафлары турында сүз бара. Әмма проблема бизнес өчен дә актуаль.
Татар-информ
Нет комментариев