Ул 2008 елда эшчәнлеген туктаткан иде, хәзер бу юнәлеш яңа форматта булачак.
«Хәрби әзерлекне торгызу — безнең университет өчен мөһим һәм күптән көтелгән адым. Без медицина белеменең иң яхшы традицияләрен заман таләпләренә яраклаштырып кайтарабыз. Бөтен дөньяга танылган Казан хәрби-кыр хирургия мәктәбе нәкъ менә безнең университет стеналарында барлыкка килгән иде», — дип ассызыклады Казан ДМУ ректоры Айрат Фәррахов.
Программа КНИТУ-КХТИның Хәрби уку үзәге базасында гамәлгә ашырыла башлаячак. Булачак офицерларны махсус медицина әзерлеге белән Хәрби клиник госпиталь шөгыльләндерәчәк.
.jpg)
Төп сайлап алу 2026 елның октябреннән декабренә кадәр узачак — «Дәвалау эше» һәм «Педиатрия» белгечлекләре студентларыннан 44 кеше махсус әзерлек узачак дип көтелә. Урыннарның 50%ы кызлар өчен бирелгән. Кандидатларны сайлап алу медицина тикшерүен, психологик тестлаштыруны, физик әзерлекне һәм уку уңышларын бәяләүне үз эченә алачак.
Уку 2027 елның февралендә башланып, 2,5 ел дәвам итәчәк — 3тән 5нче курсларга кадәр. Студентлар гомуми хәрби, тактик һәм хәрби-махсус әзерлек модульләрен, шул исәптән хәрби-кыр хирургиясен һәм терапиясен өйрәнәчәк. 5нче курстан соң студентларны 30 көнлек уку җыеннары көтә.
6нчы курсны тәмамлаганнан соң чыгарылыш студентларына запастагы медицина хезмәте лейтенанты хәрби дәрәҗәсе биреләчәк һәм хәрби билет тапшырылачак. Мондый чыгарылыш студентлары хәрби хезмәткә чакырылып җибәрелмәячәк, дип билгеләп үттеләр КДМУда.
Татар-информ
Нет комментариев