Салкын тигәндә – ярдәм
БИРЕДӘГЕ ЯЗМАЛАР МӘГЪЛҮМАТ БУЛАРАК КЫНА ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ. ҺӘРТӨРЛЕ ДӘВАЛАНУ АЛДЫННАН ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУРЛЫГЫН ОНЫТМАГЫЗ!
Әгәр дә мәгәр, әллә ничек суык тиеп, авырырга туры килсә, дәвалану өчен кабул ителә торган даруларга ризык белән дә ярдәм итеп җибәрергә кирәк. Без аларның файдалы икәнен болай да беләбез инде, ә менә «имынны» ничек тәэсир итүләрен барыбыз да белмидер әле.
Бал. Йөткерүне һәм тамактагы авыртуны йомшарта, авыру билгеләренең көчен һәм озаклыгын киметә.
Кайнар чәй. Кура җиләге кайнатмасы белән эчелгәне җылыта, тир бүленеп чыгуны стимуллаштыра һәм глюкоза аркасында вакытлыча энергияне арттыра.
Тавык шулпасы. Ялкынсынуны киметә, ОРВИ билгеләрен җиңеләйтә һәм туклыклы үзлекләре аркасында сихәтләнергә ярдәм итә.
Бәрәңге парын сулау. Кайнар пар сулыш юлларын киңәйтергә булышып, сулауны җиңеләйтә һәм борын тыгылуны бетерә.
Шулай ук, борынны тозлы су белән юдыру һәм аяклар өчен горчицалы кайнар ванна да файдалы.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев