22 ноябрьдә 3нче поликлиника базасында «Сәламәт ял көне» узды. Бу чара тагын бер кат исбатлады: сәламәтлек турында кайгырту ял көннәрен белми!
Фотолар: видеодан скрин
Көн нәтиҗәләре саннарда:
Бер көн эчендә поликлиникага 152 кеше мөрәҗәгать итте. Бу гади генә килүләр түгел, ә озын һәм сәламәт гомер сөрүгә таба ясалган мөһим адымнар:

- 148 пациент кан анализы тапшырды;
- 121 кеше ЭКГ узды;
- 110 пациент диспансерлаштыру үтте;
- 74 кеше флюорография узды;
- 40 хатын-кыз маммография үтте;
- 22 пациент УЗИ тикшерүе узды.
Табиб-белгечләр консультацияләре:
Бу көнне терапевтлар гына түгел, тар белгечләр дә кабул итте:

- Уролог — 47 консультация;
- Гинеколог һәм акушерка — 62 консультация;
- Офтальмолог — 37 консультация;
- Невролог — 23 консультация;
- Эндокринолог — 22 консультация.
Ни өчен бу мөһим?

«Сәламәт ял көне» форматының халык арасында ихтыяҗ булуын күрәбез. Поликлиникага килүчеләрнең күбесе эш графигы аркасында еллар дәвамында табибка күренүне кичектереп килгән. Мондый көннәр — эштән аерылмыйча, ашыкмыйча һәм чиратларда озак тормыйча, сәламәтлекне тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек.
Ләкин онытмагыз: бер көнлек тикшеренүләр — бик яхшы, әмма диспансерлаштыруны даими рәвештә узарга кирәк. Бу бер тапкыр үткәрелә торган акция генә түгел, ә сәламәтлек торышын контрольдә тотуның шәхси чарасы.
ЗЦРБ
Нет комментариев