Яшел Үзәндә җәяүлеләр кичүендә ике хатын-кызны бәрдергәннәр
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә җәяүлеләр кичүендә ике хатын-кызны бәрдергәннәр

9–15 ноябрьдә 133 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 32сендә матди зыян китерелгән. 2 кеше зыян күргән 2 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Комсомольская урамында «Хавал» автомобилен йөртүче 44 яшьлек ир җәяүлеләр кичүендә 55 яшьлек ике хатын-кызга юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, алар күп санлы бәрелүләр алган, госпитализацияләгәннәр.

Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында «Лада Веста» автомобилен йөртүче, тиешле дистанция сайлый алмавы нәтиҗәсендә, туктаган йөк автомобиленә бәрелгән. Бу очракта кулы сынган 66 яшьлек ирне, кабыргалары сынган 67 яшьлек хатын-кызны Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә госпитализацияләргә туры килгән. 


Нет комментариев