Казанда күпфатирлы йортта газ белән бәйле гадәттән тыш хәлдә ир-ат һәм кыз бала зыян күргән
Яшәеш

Казанда күпфатирлы йортта газ белән бәйле гадәттән тыш хәлдә ир-ат һәм кыз бала зыян күргән

Казанның Авиатөзелеш районында Чапаев урамындагы 26нчы йортта гадәттән тыш хәл булган. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, 26 яшьлек ир-ат һәм 16 яшьлек кыз үзләрен начар хис иткән һәм хастаханәгә озатылган.

Фото: ясалма интеллект

Ир-атны 7нче шәһәр хастаханәсенә, ә кызны Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Вакыйганың ихтимал сәбәбе итеп төтен юлында герметиклыкның бозылуы атала. Шул ук вакытта үткәрелгән тикшерү төтен юлында һәм вентиляция каналында тарту көче булуын күрсәткән. Йорттагы газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү узган айда башкарылган булган.

Гадәттән тыш хәл булган өченче подъездга газ бирү туктатылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясендә аңлатуларынча, газ белән тәэмин итүне торгызу өчен идарәче компания төтен юлларының һәм вентиляция каналларының төзеклеген тикшерергә, системаларның эшкә яраклы булуы турында акт әзерләп, аны газ хезмәтенә тапшырырга тиеш. Моннан тыш, подъезддагы барлык фатирлар да тикшерелергә тиеш. Шуннан соң гына газ бирүне яңадан торгызу мөмкин булачак.

Татар-информ


Нет комментариев