Хәзер күп җырчылар төрле шоу күрсәтүгә күбрәк игътибар бирә башлады
Әйтәм әле

Хәзер күп җырчылар төрле шоу күрсәтүгә күбрәк игътибар бирә башлады

Укучы фикере.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина

Мин шәһәр үзәгендә яшәгәч, концертларга йөрергә бик яратам. Безгә берсеннән-берсе затлы җырчылар килә: Салават, Илсөя, Фирдүс... Һәр концертны көтеп алам. Әле менә күптән түгел Фирдүс Тямаев концертына бардым. Дөресен әйтим, күңелем бераз төшеп кайтты. Элекке еллардагы Фирдүс белән хәзергесен чагыштыра торган түгел кебек. Җырлаудан бигрәк сөйләү, кычкыру, халыкны көлдерү күбрәк булды. Ә бит без концертка, беренче чиратта, җыр тыңларга, моңланырга дип киләбез!

Элек Фирдүснең җырлары күңелгә бик ятышлы, моңлы иде. Нигәдер хәзер күп җырчылар замана артыннан куып, төрле шоу күрсәтүгә күбрәк игътибар бирә башлады. Ә җырның көче, моңы кайда кала соң? Менә Салаватны гына алыйк. Еллар узса да, үзенең моңлы җырлавына тугры кала. Аны тыңларга килгән халык та нәкъ менә моң эзләп килә бит.

Минемчә, җырчының иң зур байлыгы – аның тавышы, моңы һәм җырлары. Шоу да кирәктер, әмма җыр икенче планга күчмәсен иде. Бу – бары тик үземнең шәхси фикерем. Һәркемнең үз карашы бар. Ачуланмагыз, кызлар, күңелемдәгесен генә әйтәсем килде. 


#ФирдүсТямаев #СалаватФәтхетдинов #ТатарЭстрадасы #ТатарҖырлары #ТатарМузыкасы #ҖырҺәмМоң #ТатарКонцерты #ТамашачыФикере #ТатарДөньясы

Нет комментариев