Бәхет гормоннары нинди һәм алар кайсы очракларда эшләнеп чыга соң
Организмның саклану мөмкинлекләре дә бар бит.
Ул – уңай эмоцияләр. Һәрбер хәлдән, очрактан, нинди генә күңелсезлек булуына карамастан, яхшы ягын эзләп табарга кирәк. Ә ул чынлап та бар. Һәр нәрсәнең, һәр вакыйганың тискәре һәм уңай ягы була – галәм шулай корылган. Белгәнегезчә, организм белән гормоннар идарә итә. Сәламәт булу өчен, бәхетле булырга кирәк.
Ә бәхет гормоннары нинди һәм алар кайсы очракларда эшләнеп чыга соң?
Эндорфин – кыска вакытлы шатлык һәм эйфория хисе бирә. Баш мие нейроннарында барлыкка килә. Аның эшләнүен яратышу, ультрафиолет, татлы ризыклар (бигрәк тә шоколад), спорт һәм көчле эмоцияләр арттыра.
Дофамин – үзеңә ышаныч хисе тудыра. Бөер өсте бизләре һәм бөерләрдә эшләнә. Әлеге гормонның күләме максатларга ирешкәндә арта.
Окситоцин – борчу һәм киеренкелек дәрәҗәсен киметә. Гипоталамуста (баш мие бүлеге) эшләнә. Гормон җенси теләк булганда, кочаклашканда, массаж ясаганда арта.
Вазопрессин – тирә-юньдәгеләргә ярдәм итәсе килү хисе тудыра. Шулай ук гипоталамуста эшләнә һәм бу гормонның артык булуы организда сыеклык тоткарлануга һәм төрле авыруларга китерергә мөмкин.
Серотонин – гомуми эмоциональ фон һәм кәеф өчен җавап бирә. Шешсыман биз эшкәртеп чыгара. Бу гормонны организмда хөрмә, слива, инжир, томат, сөт, соя, кара шоколад кебек ризыклар, аромотерапия һәм кояш ванналары арттыра.
Әлеге гормоннарның иң күп эшкәртелеп организмга чыгарыла торган вакыты – көн уртасы.
«Бәхет ризыклары»: әфлисуннар, бакча җиләге (клубника), ананас, банан, кара карлыган, шоколад.
«Бәхет гормон»нарын киметүче сәбәпләр: стресс, никотин, алкоголь, антидепрессантлар, эндокрин, инфекцияле һәм вируслы авырулар, үзеңне түбән бәяләү, физик активлык җитешмәү, дөрес тукланмау.
Бәхет гормоннарының җитешмәве депрессиягә һәм психик тайпылышларга китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев