Корицалы баллы печенье
Тәмлетамак

Корицалы баллы печенье

Рецепт.

Фото: ясалма интеллект

Кирәк: 2 аш кашыгы бал, 100 г атланмай, 100 г шикәр комы, 1 йомырка, 250–300 г он, 1 чәй кашыгы корица, 1/2 чәй кашыгы сода, бер чеметем тоз.

Әзерләү: Йомшарган атланмайны шикәр һәм бал белән болгатырга, йомырка өстәргә. Онны корица, сода һәм тоз белән кушып, камыр басарга. 20-30 минут суыткычта тотарга. Камырдан печеньелар ясап, пергаментлы табага тезәргә. 180 градуста 10-15 минут пешерергә.

Әзер печеньены шикәр пудрасы, шоколад яки вакланган чикләвек белән бизәргә мөмкин.


Нет комментариев