Әлмәт үзәк район хастаханәсендә бөер синдромы белән геморрагик бизгәк, халык телендә «тычкан бизгәге» дип йөртелгән авыру белән чирләүчеләр саны артуы күзәтелә. Бу хакта медицина учреждениесенең табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдинов социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. Аның сүзләренә караганда, пациентлар агымы арту сәбәпле, бүлектә өстәмә урыннар булдырырга туры килгән.
Фото: ясалма интеллект
Хастаханәнең матбугат хезмәтендә әлегә инфекция таралу очрагы турында сөйләргә нигез юклыгын белдергәннәр. Хәзерге вакытта стационарда әлеге диагноз расланган алты кеше дәвалана. Шул ук вакытта ачыкланганча, аларның һәркайсы төрле чыганактан йоктырган. Белгечләр авыручылар саны артуны елның әлеге чорына хас булган сезонлы күтәрелеш белән бәйли. Барлык пациентларда да авыру җиңел формада уза.
Табиблар вирусны таратучыларның кимерүчеләр булуын искәртә. Инфекцияне аларның бүлендекләре белән пычранган тузанны сулау яки шундый ук пычранган азык-төлекне куллану нәтиҗәсендә йоктырырга мөмкин. Шул ук вакытта авыру кешедән кешегә күчми. Инкубация чоры 4 көннән 49 көнгә кадәр дәвам итә, уртача алганда, ике-өч атна тәшкил итә.
Авыру гадәттә кискен башлана: тән температурасы кинәт 38–40 градуска кадәр күтәрелә, өшү, көчле баш авыртуы, мускуллар сызлау һәм гомуми хәлсезлек күзәтелә. Бөерләр зарарланган очракта, бүленеп чыга торган сидек күләме сизелерлек кими. Авыр очракларда кискен бөер җитешсезлеге дә барлыкка килергә мөмкин. Табиблар шундый билгеләр барлыкка килгән очракта кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Эпидемиологик вазгыятьнең ничек үзгәрүен Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгы күзәтеп тора.
КП Казань
Нет комментариев