Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәге юбилеен яңартылган бинада, көчле алкышлар һәм матур чыгышлар белән билгеләп үтте. Ярты гасырдан артык тарихы булган бу мәдәният учагы бүген дә яшел үзәнлеләрне иҗатка, сәнгатькә берләштерә.
Яшел Үзәннең иң өлкән мәдәният учакларының берсе – А.М.Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәге 55 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Тантаналы чараның яңартылган, капиталь ремонттан соң яңа сулыш алган бинада узуы бәйрәмгә аерым мәгънә өстәде. Залдан яңгыраган котлау сүзләре, сәхнәдәге чыгышлар, тамашачыларның алкышлары – болар барысы да шәһәрнең төп иҗат үзәгенә булган хөрмәтне һәм мәхәббәтне күрсәтте.

Горький исемендәге мәдәният үзәге күп буын яшел үзәнлеләрнең балачак, яшьлек хатирәләре белән бәйле урын.
Кемдер бирегә беренче тапкыр сәхнәгә чыгарга килгән, кемдер бию түгәрәгендә шөгыльләнгән, кемдер җыр-моң дөньясына нәкъ менә шушы бинада юл ачкан. Бүген дә үзәк үз ишекләрен балалардан алып өлкәннәргә кадәр һәркемгә ачык тота. Биредә төрле иҗат түгәрәкләре эшли, һәркем үз сәләтен ачарга, яңа мөмкинлекләр табарга, күңеленә якын шөгыль белән яшәргә мөмкинлек ала.

Юбилей тантанасында район башлыгы урынбасары Эльза Кадникова котлау сүзләрен җиткерде. Ул Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән коллективны бәйрәм белән тәбрикләп, мәдәният хезмәткәрләренә иҗади уңышлар теләде.

Танылган театр һәм җәмәгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр фестиваль хәрәкәтенә нигез салучы һәм аның алыштыргысыз генераль продюсеры Дмитрий Туманов та үз чыгышында үзәкнең әһәмиятен билгеләп үтте.
Ул биредә эшләүче педагогларның осталыгын, балалар белән алып барылган эшнең югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады.
– Монда Россиянең иң матур педагоглары эшли! Бу бинаны яңартуга көч куйган һәркемгә зур рәхмәт. Без көчле илдә яшибез, ә шундый мәдәният учаклары илебезнең рухи көчен, талантларын үстерә, – дип билгеләп үтте ул.

Бәйрәмдә залда утыручылар да үзләренең мәдәният сарае белән бәйле хатирәләрен уртаклашты. Алар арасында хезмәт ветераны Флера Хәйруллина да бар иде. Аның өчен бу бина – яшьлек еллары, биюләр, сәхнә һәм гаилә белән бәйле кадерле истәлекләр урыны.
– Без яшь чакта бирегә биергә йөри идек. Оныгым Рената да озак еллар «Орфей» бию коллективында Елена Васильева җитәкчелегендә шөгыльләнде. Нәфис сүз осталыгын да шушында үстерде. Бүген ул – студент, әлеге концертны алып бара. Оныгым белән бик горурланам! Мәдәният сараебыз гөрләп яшәсен, монда һәрвакыт җыр-моң, шат авазлар яңгырап торсын, – дип теләкләрен җиткерде Флера Хәйруллина.

Чыннан да, мәдәният үзәгенең иң зур байлыгы – аның коллективлары, остазлары һәм шушы сәхнәдә тәрбияләнгән талантлар. Юбилей концерты моны тагын бер кат раслады. Тамашачылар алдында үзәкнең иҗат коллективлары чыгыш ясады. Аларга «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле һәм Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры кушылды. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның чыгышы бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Җыр, бию, фольклор, нәфис сәнгать – сәхнәдә бер-берсен алыштырып торган чыгышлар бер сулышта узды. Тамаша залында бәйрәм кәефе, горурлык хисе һәм күтәренке рух хакимлек итте.
55 ел – гади генә юбилей датасы түгел. Бу – зур хезмәт, иҗади эзләнү, балаларның тәүге сәхнә адымнары, күпме талантның ачылуы дигән сүз. Бинаның яңартылуы да аның тарихында яңа сәхифә ачты. Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәге яшел үзәнлеләр өчен элек тә иҗат, очрашу һәм рухи байлык урыны булды. Бүген дә шулай. Ә яңартылган бинада тагын да күбрәк җырлар, яңа биюләр, яңа талантлар дөньяга килер. Чөнки мәдәниятнең чын гомере еллар белән генә түгел, ә кешеләр күңелендә калдырган эзләр белән үлчәнә.
Чулпан Гыйсмәтуллина фотолары
Нет комментариев