Кызлар, газетагызны яратып укып барам, ләкин сезгә беренче тапкыр гына шалтыратуым.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова
Күп кешеләрдән: «Өйдә түзеп булмаслык эссе, ник шулкадәр ягалар икән? Тагын акча каерыр өчендер инде», – дигән сүзләр ишетәм. Бер танышыма түзмәдем, зарлануына каршы үз фикеремне әйттем.
«Хәтерлисеңме, Сания (исеме үзгәртелде), салкыннар вакытында иң беренче булып син зарланган идең бит: ник җылы бирмиләр икән, дип. Иртән йокыдан торганда өй салкын булмасын, акчасыннан тормас идем, җылы булсын, дип сөйләүче син түгел идеңмени?» – дидем.
Танышымның җавап бирергә сүзе калмады. Дөрес сүзгә җавап юк бит. Зарланмагыз әле, җәмәгать! Рәхәт бит! Кунакка килгән оныклар да: «Дәү әни, синдә нинди рәхәт!» — дип, яланаяк йөри. Аллаһка шөкер, пенсиябез җитә, түләрбез. Суык кына булмасын, җылыга түзәрбез.
Нет комментариев