Пәнҗешәмбе, 19 ноябрьдә, эшмәкәрләр өчен оештырылган күчмә интенсив кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппараты делегациясе Яшел Үзән муниципаль районында булды.
Фото: ЯҮМР матбугат хезмәте
Күчмә интенсив программасына районның предприятиеләренә һәм оешмаларына бару кертелгән иде. Делегация «ВЕРТИКАЛЬ» ҖЧҖендә, «Яшел Үзән» индустриаль паркында һәм Газ турбина җиһазлары заводы» АҖендә булды.
Чарада Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Анастасия Бауэр, шулай ук Вәкаләтле вәкил Аппараты вәкилләре һәм Яшел Үзән районындагы җәмәгать вәкиле Альбина Динмөхәммәтова катнашты.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев