Хөрмәтле Яшел Үзән халкы!
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Сезне бер көн эчендә, чиратларда озак тормыйча һәм артык мәшәкатьләрсез, бушлай диспансеризация узарга чакырабыз!
- Кайчан: 22 ноябрь, 2026 ел (якшәмбе)
- Кайда: Яшел Үзән шәһәре, Королёв урамы, 9нчы йорт, 3нче поликлиника.
- Үзегез белән алырга кирәк: паспорт, медицина полисы һәм яхшы кәеф!

Диспансеризациянең беренче этабына нәрсәләр керә?
- Анкета тутыру, буй һәм авырлыкны үлчәү;
- Кан басымын (артериаль һәм күз эче басымын) үлчәү;
- ЭКГ (электрокардиограмма);
- Кан анализлары (гомуми анализ, холестерин, глюкоза, липидлар профиле, С гепатиты, ВИЧ; ир-атлар өчен — ПСА);
- Флюорография;
- Онкологик авыруларны ачыклау скринингы (цитологик анализ, гинеколог каравы, 40 яшьтән өлкән хатын-кызлар өчен маммография, 40 яшьтән өлкәннәр өчен тизәктә яшерен канга анализ);
- Гинеколог һәм уролог консультацияләре (18–49 яшьтәгеләр өчен);
- Терапевт кабул итүе: сәламәтлек төркемен билгеләү һәм киңәшләр бирү.
Икенче этап
Терапевт билгеләве буенча өстәмә тикшеренүләр һәм невролог, уролог, эндокринолог, офтальмолог консультацияләре, спирометрия, дәвалау физкультурасы (ЛФК), УЗИ үткәрелә.
Тикшеренүгә ничек әзерләнергә?
- Кан анализын ач карынга тапшырырга (ашауны кимендә 2 сәгатькә туктатырга);
- Алдагы көнне артык күп ашамаска һәм алкоголь кулланмаска, тикшеренү алдыннан 2 сәгать тәмәке тартмаска;
- ЭКГ һәм кан басымын үлчәр алдыннан берничә минут тыныч кына ял итәргә;
- Кал анализын махсус контейнерда алып килергә.
Бу көнне шулай ук:
- Гриппка каршы вакцина ясау;
- Хроник авырулар буенча диспансер күзәтүе;
- Сәламәтлек мәктәпләре турында киңәшләр алу мөмкинлеге булачак.
Күңелле бонус: барлык процедураларны узганнан соң — чәй эчү, күңелле музыка!
Язылу өчен: теркәү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә яки 8 (84371) 3-38-17 телефонына шалтыратырга кирәк.
Алдан язылмыйча да килергә мөмкин!
Үз сәламәтлегегезне кайгыртыгыз! Сәламәт булыгыз!
ЗЦРБ
Нет комментариев