10 ноябрьдә Васильеводан юлга чыккан гуманитар ярдәм билгеләнгән урынга бары тик хәзер генә барып җитте.
Соңгы вакыйгалар һәм Кырым күпере районындагы вазгыять аркасында юлдан узу мөмкин булмады. Шуңа күрә гуманитар йөк төялгән автомобильне Таманьда калдырырга туры килде. Аннан соң безнең егетләр ярдәмне үзләре килеп алачак.
Йөкне ташыган һәм шушы катлаулы юлны узган машина йөртүчеләргә аерым рәхмәт белдерәбез!
Өйләрегезгә тизрәк һәм исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телибез.
Егетләребезне кире кайтуларын көтеп калабыз!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев