Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Озак утырып тормас өчен тугыз сәбәп

Сәламәт булыйк!

Баш.

Озак утырып тору кан укмашуга һәм баш миендә циркуляция вакытында инсультка китерер­гә мөмкин.

Муен.

Көн дәвамында сыеклык аякларда туплана һәм төнлә муенга таба хәрәкәтләнә. Бу йоклаганда апноэ (өске сулыш юллары төшү сәбәпле, һава кермәү, үпкә вентиляциясе булмау) китереп чыгара. Утырганда муен мускуллары киеренке булганлыктан, авырта һәм хроник авыруларга китерә.

Үпкәләр.

Әгәр дә көннең күп өлешен утырып үткәрәсез икән, үпкәләрдә эмболияләр (артериянең тыгылуы) яки тромблар барлыкка килү мөмкинлеге ике тапкыр күбрәк.

Йөрәк.

Утырак тормыш рәвеше алып баручыларның, көн дәвамында еш хәрәкәтләнүчеләргә караганда үлү, диабет һәм йөрәк авыруы башлану куркынычы ике тапкыр күбрәк.

Куллар.

Физик активлык кимү гипертониягә һәм кан басымы күтәрелүгә китерә.

Ашказаны.

Артык озак утыру авырлык артуга һәм юан эчәктә яман шеш килеп чыгуга сәбәп була. Мускуллар кан тамырларындагы май яндыру өчен җаваплы ферментлар эшләми һәм бу матдәләр алмашының бозылуына китерә.

Арка.

Озак утыру умырт­ка баганасына көч китерә. Вакыт узу белән, утыру арка дискларының компрессиясе булырга мөмкин. Чөнки даими басымнан мускуллар арый һәм кискен хәрәкәттән травма алырга була.

Аяклар.

Ял иткәндә аякларга сыеклык җыела. Вертикаль халәт һәм йөрү аны сезнең гәүдә аша үткәрергә булыша.

Аяк табаны.

Аяк ою кан начар йөргәннән булырга мөмкин. Утырып тору, шулай ук, гел басым аркасында, нервларның зарарлануына да китерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев