Казанда «Технокласс» робототехника һәм программалаштыру мәктәпләре челтәренең көндезге лагеренда планнан тыш тикшерү үткәрелгән. Аның нәтиҗәләре буенча санитария таләпләрен бозуның 13 очрагы ачыкланган.
Фото: редакция архивыннан
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр итүләренчә, әлеге лагерь белгечләр игътибарына моңа кадәр дә эләккән булган. Ул махсус реестрга кертелмәгән, санитария-эпидемиология бәяләмәсе булмаган. Моннан тыш, август аенда якындагы йортларның берсендә яшәүче кеше учреждениедән килгән көчле тавышка зарланган. Әмма ул вакытта тикшерү үткәрү мөмкин булмаган, чөнки мөрәҗәгать килгәндә лагерь сменасы инде тәмамланган булган.
29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр яңа смена оештырылуы турында ачык чыганаклардан белгәч, белгечләр лагерьга килгәннәр һәм берничә җитди хокук бозуны ачыклаганнар.

Аерым алганда, биналарда көн саен дымлы җыештыру үткәрелмәгән, савыт-сабаны кул юу өчен билгеләнгән раковинада, дезинфекция чараларын кулланмыйча юганнар. Педагогларның берсендә медицина тикшерүе узу һәм вакцинация турында документлар булмаган.
Моннан тыш, балаларга бирелгән әзер ризыкларга маркировка ясалмаган, ә компот өй шартларында әзерләнгән булган. Тикшерү материаллары судка тапшырылган. Суд карары белән лагерь эше 20 тәүлеккә туктатылган.
Татар-информ
Нет комментариев