Казанда зур термаль комплекс ачу мөмкинлеге кабат карала. Девелопер Җиңү проспектындагы сәүдә үзәге территориясендә шәһәр курортын урнаштыру белән кызыксынуын раслаган. Әмма проектны гамәлгә ашыру турында соңгы карар әлегә кабул ителмәгән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова
Комплекс төзү идеясе берничә ел дәвамында тикшерелә. Башта проектка 700 миллион сум инвестиция кертү планлаштырылган булган, ә комплексны 2024 елның көзендә ачу күздә тотылган. Ләкин бу планнар тормышка ашмаган.
Төзелеш эшләренең яңа башлану вакыты һәм комплексны ачуның фаразланган датасы әлегә билгеле түгел. Башлангыч исәп-хисаплардан соң үзгәрергә мөмкин булган проектның хәзерге бәясе дә хәбәр ителми.
КП Казань
Нет комментариев