Олы Ачасырда хисапчыларны хөрмәтләделәр
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасырда хисапчыларны хөрмәтләделәр

21 ноябрь – Бөтендөнья бухгалтерлар көне. Шушы уңайдан Олы Ачасыр авылы мәдәният йортында үз гомерләрен туган авылларында хисапчы хезмәтенә багышлаган, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераннар белән очрашу кичәсе узды.

Бухгалтер хезмәте һәр чорда да төгәллек, җаваплылык һәм зур сабырлык таләп иткән. Колхозлар гөрләп эшләгән елларда хисапчыларның эше аеруча мәшәкатьле булган. Һәр сан, һәр исәп-хисап артында зур хезмәт, җаваплылык һәм тырышлык ята.

Кичә кунакларын җылы мохиттә каршы алдылар. Алар өчен акча һәм исәп-хисап белән бәйле кызыклы уеннар, күңелле биремнәр әзерләнгән иде. Ветеран хисапчылар да сынатмады: уеннарда теләп катнаштылар, бер-берсе белән шаярдылар, рәхәтләнеп аралаштылар.

Очрашуның иң матур мизгелләре, әлбәттә, истәлекләргә бәйле булды. Хисапчылар колхоз чорындагы кызыклы вакыйгаларны, хезмәттәшләрен, яшьлек елларын искә төшерделәр. Еллар узса да, күңелләрдә сакланган хатирәләрнең никадәр кадерле булуы һәр сөйләшүдә чагылды.

Мондый очрашуларның әһәмияте зур. Алар хезмәт ветераннарына игътибар һәм хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә авыл тарихын, өлкән буынның хезмәт юлын киләчәк буыннарга җиткерү өчен дә матур мөмкинлек булып тора.

Фото/видеолар: Олы Ачасыр мәдәният йорты ВК сәхифәсеннән


Нет комментариев