Бу хакта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев хәбәр итте. Моңа республикада кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыручылар саны арту сәбәп булган.
Фото: ясалма интеллект
«Әлеге чарага аңлап каравыгызны сорыйбыз. Ул пациентларыбызның инфекцияләрдән иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. Исегезгә төшерәбез: Татарстанда гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Эпидемия чигенә әле җителмәгән, шуңа күрә сез үзегезне һәм якыннарыгызны авырудан саклап кала аласыз!» – дип мөрәҗәгать итте Әлмир Абашев Татарстан халкына МАКС каналында.
Татар-информ
Нет комментариев