Әлеге чара 20 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланды.
Чараның төп максаты – балаларны үз хокуклары белән таныштыру, аларның әһәмиятен аңлату һәм яшь буында хокукый грамоталылык формалаштыру иде.
Очрашу барышында мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга хокукый мәгълүматны кызыклы һәм аңлаешлы итеп җиткерү өчен әкиятләрдән мисаллар кулландылар. Укучылар белән берлектә таныш әкиятләрнең сюжетларын искә төшереп, аларда яшәү, хезмәт, гаиләдә тәрбияләнү һәм белем алу хокукларының ничек чагылуын ачыкладылар. Бу алым балаларга әкият дөньясы белән чынбарлыктагы хокукый нормалар арасындагы бәйләнешне аңларга ярдәм итте.

Кичәдә хокуклар белән беррәттән балаларның бурычлары турында да сөйләшү булды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәр кешенең үз хокукларын белүе генә түгел, ә башкаларның хокукларын хөрмәт итүе һәм җәмгыятьтә кабул ителгән кагыйдәләрне үтәве дә мөһим булуын ассызыкладылар. Укучылар үзләренең нинди бурычлары барлыгы турында фикер алыштылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Мондый чаралар балаларга үз хокукларын һәм бурычларын яхшырак аңларга, җаваплы һәм хокукый яктан грамоталы шәхес булып үсәргә ярдәм итә.
Нет комментариев