«Өмет» волонтёрлар штабы якташларына фронтка күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәтен белдерә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Өмет» волонтёрлар штабы якташларына фронтка күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәтен белдерә

***

Игелекле гамәлләре белән үз өлешләрен керткән:

  • Норлат авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренә — шифалы үлән чәйләре, вакуумлы пакетларга тутырылган сохарилар әзерләгәннәре өчен;
  • Шәйдуллина Сәҗидәгә, Нуриева Рәзинәгә, Әхтәмова-Низамиева Гөлсинәгә һәм Мулла Иле халкына — киптерелгән шифалы үләннәр җыелмалары өчен;
  • Күгәй авылыннан Миңгазов Фәриткә — гуманитар ярдәм өчен;
  • Гыйззәтуллина Римәгә, Садыйковлар гаиләсенә, Мулла Иленнән Рамил һәм Лилиягә — файдалы үлән чәйләре өчен;
  • Мулла Иле авылы халкына — маскировка челтәрләре үргәннәре һәм гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен;
  • Татар Танае авылы халкына — өй токмачы әзерләгәннәре өчен;
  • Мулла Иле төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Рамил Садыйковка һәм Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллинга — гуманитар ярдәм җыюны оештырганнары һәм аны Норлат волонтёрлар штабына китергәннәре өчен аерым рәхмәтебезне җиткерәбез.

Кадерле якташлар! Сезнең һәрберегезнең ярдәме, игелеге һәм битараф булмавы бик мөһим. Бердәмлегебез көчле, күңелләребездә изгелек сүрелмәсен!

Чын күңелдән зур рәхмәт сезгә!

«Өмет» волонтёрлар штабы җитәкчесе Роза Ягудина.


Нет комментариев