Укучы фикере.
Фото: Алия Гаязова
Социаль челтәрләрегездә районыбыз гармунчыларына багышланган флешмоб оештыруыгыз бик ошады. Гармун моңын шулкадәр яратам! Сез урнаштырган һәр видеоны өч-дүрт тапкыр карыйм, кушылып җырлыйм да, яшьлек еллары искә төшеп, күзләремә яшь килә. Күңелгә шундый рәхәт булып китә! Бер теләгем дә бар: районыбызның барлык гармунчыларын бергә җыеп, элеккеге кебек, мәсәлән, Горький клубында матур концерт оештырсалар иде. Эх, нинди күңелле бәйрәм булыр иде! Рәхмәт сезгә, кызлар! Армый-талмый эшләгез!
Нет комментариев