Биредә Бөтендөнья бала хокуклары көненә багышлап, «Хокук дәресләре – тормыш дәресләре» дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрелде.
Кичә барышында балалар уен формасында үз хокуклары, аларны яклау юллары белән таныштылар. Шулай ук бала хокукларын һәм бурычларын билгеләүче норматив-хокукый документлар турында мәгълүмат алдылар.
Чара азагында катнашучылар мөһим нәтиҗәгә килде: җәмгыятьтә тәртип һәм иминлек булсын өчен, һәркем билгеләнгән кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Һәр кешенең хокуклары гына түгел, ә бурычлары да бар. Законнарны хөрмәт итү һәм аларны үтәү – һәр гражданның җаваплылыгы.
Мондый чаралар балаларда хокукый белемнәрне арттырырга, үз хокукларын белергә һәм башкаларның хокукларын хөрмәт итәргә өйрәнергә ярдәм итә.
Нет комментариев