Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычлары республикабызның көньяк-көнчыгышына тагын бер тапкыр һөҗүм иткән. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Һөҗүмнең максаты — Әлмәт шәһәре янындагы нефть саклау резервуарлары булган. Озакка сузылган һөҗүм нәтиҗәсендә берничә объектка зыян килгән.
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Барлык оператив хезмәтләр дә вакыйга урынында, нәтиҗәләрне бетерү өчен кирәкле чаралар күрелә.
@tatmedia
Нет комментариев