2026 елның ноябрендә «Санпросвет» коммуникация стратегиясе һәм Роспотребнадзорның «Санитария калканы» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре «кайнар линия» форматында тематик консультацияләр үткәрә.
Фото: редакия архивыннан
Беренче «кайнар линия» — транспорт хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча. Ул 2026 елның 16 ноябреннән 27 ноябренә кадәр эшлиячәк.
Икенче «кайнар линия» ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга багышлана һәм Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан 2026 елның 23 ноябреннән 4 декабренә кадәр дәвам итәчәк
Яшел Үзән филиалының консультация пунктына гражданнар эш көннәрендә 8:00дән 12:00гә кадәр һәм 13:00дән 16:45кә кадәр (84371) 5-72-63 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Нет комментариев