Чаллыда бер ярым яшьлек бала иң яшь салым түләүче булып танылган
Яшәеш

Чаллыда бер ярым яшьлек бала иң яшь салым түләүче булып танылган

Чаллы шәһәрендә мөлкәт салымнарын түләүче иң яшь кешегә бер яшь тә җиде ай. Аңа фатирның өчтән бер өлеше өчен салым исәпләнгән. Бу хакта шәһәр салым хезмәте җитәкчесе Диана Сәгетдинова аппарат киңәшмәсендә хәбәр иткән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова

Иң өлкән салым түләүчегә 94 яшь. Аңа автомобиле өчен 750 сум күләмендә транспорт салымы исәпләнгән. Балигъ булмаган балалар өчен мөлкәт салымын түләү бурычын аларның әти-әниләре, уллыкка яки кызлыкка алучылар, опекуннары һәм попечительләре, ягъни законлы вәкилләре үти.

Сәгетдинова мәгълүматлары буенча, 2025 ел өчен мөлкәткә исәпләнгән салымның иң зур күләме 4,5 миллион сум, җир салымыныкы 8,4 миллион сум тәшкил иткән. Күчемсез милек объекты өчен түләргә тиешле иң аз салым күләме бер сум булган. Мондый салым 72 кешегә исәпләнгән.

Салым хезмәте җитәкчесе мөлкәт салымнарын түләү вакыты тәмамлануга бер атна гына калуын искәрткән. Салымнарны 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Ул шәһәр оешмалары җитәкчеләрен хезмәткәрләренең салымнарны вакытында түләвен тәэмин итәргә чакырган. Ә дәүләт органнарына гражданнарга социаль ярдәм чаралары һәм дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә салым бурычларының булу-булмавын исәпкә алырга киңәш иткән.

Татар-информ


Нет комментариев