Өч авылны бәйләгән бер язмыш
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Өч авылны бәйләгән бер язмыш

Рүзилә белән Җәүдәт Сафиуллиннарны мәхәббәт кенә түгел, укытучы һөнәренә тугрылык, туган авылны ярату һәм изге гамәлләр дә берләштерә.

Бакырчы егете Җәүдәт Сафиуллин Юынчы кызы Рүзиләне беренче тапкыр мәктәп коридорында күргәндә, аның тормышы бөтенләй башка юнәлеш алыр дип уйламагандыр да. Ул чакта егет ветеринария табибы һөнәрен үзләштергән, армия хезмәтендә хәрби бурычын үтәп кайткан, ә укытучылык аның өчен бөтенләй ят булган. Рүзилә исә инде мәктәптә эшли, балаларга белем бирә башлаган яшь остаз. Инде быел аларның гаилә коруларына – утыз ел.

Фото: Алия Гаязова

Без Рүзилә һәм Җәүдәт Сафиуллиннар белән Акъегет мәктәбендә очраштык. Сыйныф бүлмәсендә, парта артында утырган әңгәмәдәшләрем белән сөйләшкәндә, үземне журналист түгел, ә укытучы булып, тормыш дәресен алып баргандай хис иттем. Алар яшьлек елларын, гаилә корган чакларын, хезмәт юлларын искә төшерде. Ә мин шул истәлекләрдән ике язмышның ничек бергә үрелүен күзәттем.

ТИҢ ЯРЫН МӘКТӘП КОРИДОРЫНДА ОЧРАТА

Җәүдәт – Бакырчы егете. Буада техникум тәмамлагач, Акъегеткә ветеринария табибы булып эшкә килә. Колхоз чоры, 1990 еллар. Армиягә киткәнче шунда хезмәт куя. Ике ел хәрби хезмәтен үтәп кайткач, үз урынында башка кешенең эшләвен белә. Хезмәт хаклары белән дә хәлләр җиңелдән булмаган чак. Себергә эшкә китү турында уйлана башлый. Туганы Шамил дә: «Мин сине алып китәм, эшкә урнаштырам», – дип тәкъдим ясый. Әмма әнисенең улының еракка китүен теләмәвен күреп, туган авылда калырга карар кыла? Нәкъ шул вакытта аның тормышында көтелмәгән борылыш була.

Фото: Алия Гаязова

Җәүдәт укытучыларга һәрвакыт хөрмәт белән карый. Күршеләре Рәйханә Зәйнуллина да – авылда абруйлы, хөрмәтле укытучы. Ләкин үзе дә укытучы булырмын дип беркайчан уйламый. Бу һөнәр аңа чит булып тоела. Юынчыда яңа мәктәп ачылгач, педагоглар җитмәү сәбәпле, аңа яңа тәкъдим ясыйлар.

Мәктәп директоры Гөлсинә Борһанова белән очрашу Җәүдәтнең һөнәри юлын үзгәртә. «Физкультура һәм технология укытырсың, малайларны эшкә өйрәтерсең», – дип әйтүләре бүген дә күз алдында. Шулай итеп, 8 сентябрьдә мәктәпкә аяк баса. Ул вакытта көзге эшләр бара, колхозга да ярдәм итәргә кирәк. Мәктәп бинасы да әле тулысынча әзер түгел, мичен чыгарып бетерәсе бар, кыскасы, ир-ат кулы кирәк булган чак.

Аннан бигрәк мәктәптә яшь укытучы кызның эшләве Җәүдәткә тынгылык бирми. Бер көнне ул аны махсус көтеп торырга була.

– Йөрәк дөп-дөп тибә. Кем икән, нинди кеше икән дип уйлыйм. Берзаман кыңгырау шалтырады, ишек ачылды, кыз чыкты. Шунда Рүзиләне күрдем. Бер күрдем, икенче күрдем һәм аңа тартыла башлавымны сизми дә калдым. Аллаһ Тәгалә шулай язгандыр инде, танышып киттек, – ди ул елмаеп.

Һәм шушы серле елмаюы, сүзгә тапкырлыгы, ярдәмчеллеге белән дә кызны үзенә карата ул. Менә шулай Бакырчы белән Юынчы арасы якыная башлый.

Фото: шәхси архивтан

Җәүдәт 1994 елда читтән торып педагогик белем ала башлый. Элекке ветеринария һөнәре дә бу фәннәргә якын булгач, биология һәм химия белгечлеген сайлый.

УКЫТУЧЫ БУЛУ – ХЫЯЛДАН ҺӨНӘРГӘ

Рүзиләнең дә укытучылык юлы очраклы рәвештә башланмый. 1992 елда мәктәпне тәмамлагач, ул Казанга педагогика институтына укырга керергә тели. Рус теле һәм әдәбияты белгечлеген сайлавына мәктәптәге яраткан укытучысы Леонария Георгиевнаның йогынтысы зур була.

– Мин татар мәктәбендә укыдым. Югары сыйныфларда русча укытылган Кәвәл мәктәбендә башта авыррак булды. Леонария Георгиевна бездә рус теленә мәхәббәт уятты. Төрле конкурсларга алып барды, китаплар укырга тәкъдим итте. Шуңа күрә мин дә аның кебек укытучы булырга теләдем, – дип сөйли Рүзилә.

Беренче омтылышта, төркем җыелмау сәбәпле, укырга керми. Казанда абыйсы ярдәме белән балалар бакчасына тәрбияче ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Әмма авылда яңа мәктәп ачылуы, укытучылар кирәк булуы аның язмышын туган якка бора.

Гөлсинә Борһанова да аңа: «Синең бит укытучы булу хыялың бар, әйдә, монда эшләп кара», – дип тәкъдим ясый.

1993 елның 1 февралендә Рүзилә балаларга белем бирә башлый. Башта математика фәнен укыта, башлангыч сыйныфларда да эшли. Соңрак сайлаган белгечлеге буенча рус теле һәм әдәбиятын укытуга күчә.

Фото: Алия Гаязова

Шулай итеп, мәктәп аларның икесенә дә һөнәри юл ача. Иң мөһиме – бер-берсен табарга ярдәм итә. Икесе дә Казанда читтән торып белем ала. Алты ел буе сессияләргә йөриләр. 1996 елның 9 августында гаилә коралар. Яшьләрне бәхеткә күмеп, уллары Салават дөньяга килә.

Укуны да дәвам итәргә, гаилә тормышын да алып барырга кирәк. Әйе, җиңел булмый, әмма бергә булгач, барысына да өлгерәләр.

ӨЧ АВЫЛ – БЕР ЯЗМЫШ

Сафиуллиннарның тормышы өч авыл белән тыгыз бәйләнгән: Җәүдәтнең туган Бакырчысы, Рүзиләнең Юынчысы һәм икесенең дә хезмәт юлы белән бәйле Акъегет.

Бүген Җәүдәт – Бакырчы мәктәбе директоры, Акъегеттә химия һәм биология укыта. Рүзилә исә Акъегет мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирә, җиденчеләрнең сыйныф җитәкчесе дә.

– Өч авыл безгә бер авыл кебек инде. Бер-беребезне беләбез, аралашып яшибез, – ди алар.

Рүзилә өчен укытучы һөнәре – балачактан килгән хыялның тормышка ашуы. Ул инде утыз елдан артык балалар белән эшли.

Фото: Алия Гаязова

– Шушы еллар эчендә бик күпләргә белем бирдем. Элекке укучыларымны очратсам, бик сөенәм. Хәзер инде үзләре гаилә корган, балалары үсә, әмма укытучыларын онытмыйлар. Кайвакыт мәктәпкә махсус: «Апа, сезне күрергә килдек», – диләр. Туган көннәрдә шалтыратып, котлыйлар. Андый чакларда күңелгә бик рәхәт була. Укучыларыңның тормышта үз урыннарын табуларын күрү – минем өчен зур бәхет, – ди ул.

МӘКТӘПТӘН БАШЛАНГАН УРТАК ЭШ

Сафиуллиннарның гаилә тормышы мәктәп белән генә чикләнми. Аларның өч балалары бар. Салават белән Ислам инде хезмәт юлларын башлаган, шәһәрдә яши. Кызлары Чулпан Казанда медицина-фармацевтика юнәлешендә белем ала.

Иң әүвәл яшь гаилә җиде ел әти-әниләре белән яши. Аннары үз йортларын төзи башлыйлар. 2003 елның 8 мартында яңа өйләренә күчәләр.

Фото: шәхси архивтан

– Бер-беребезне аңлап, тавыш-гаугасыз яшәдек. Әти-әниләргә бик рәхмәтлебез. Авылда калганыбызга сөенеп туя алмыйбыз. Балалар үстерү өчен авыл бик уңайлы. Биредә тәрбия гомумән башкача. Иркенлек, балалар да хезмәт белән үсә. Хәзер шартлар да шәһәрнекеннән ким түгел: су, газ, интернет бар. Менә дигән итеп яшәргә була. Иң мөһиме – хезмәтне ярату һәм бер-береңә ярдәм итү, – ди Рүзилә.

Икесе дә укытучы булгач, өйдә дә мәктәп турында сөйләшүләр туктамый.

– Кайда гына булсак та, гәпләшүебез барыбер мәктәпкә, укучыларга кайтып кала. Йокларга ятканда да балалар, дәресләр, тәрбия, сыйныфтагы хәлләр турында фикер алышабыз. Берәр проблема булса, ничек чишәргә икән дип уйлыйбыз. Укытучының эше мәктәп белән генә чикләнми, – ди алар.

Рүзилә җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Чараларны фотога төшерә, мәгълүматлар әзерли, мәктәпнең социаль челтәрдәге сәхифәсен алып баруда ярдәм итә. Авыл тарихын өйрәнүгә дә зур кызыксыну белән керешкәннәр.

Узган ел авыл тарихына багышланган марафонда катнашканнан соң, Рүзилә белән Җәүдәт туган яклары турында материаллар җыя башлый. Күренекле авылдашлар, истәлекле урыннар, чишмәләр турында мәгълүмат туплыйлар, өлкәннәр белән очрашып, аларның истәлекләрен язып алалар, архивларга мөрәҗәгать итәләр.

– Авылыбыз турында аерым китап чыкканы юк. Инде бик күп материаллар җыелды. Китап чыгару теләге бар. Күп яңалык ачтык. Авыл тарихы бик кызыклы икән, – ди Рүзилә.

ИГЕЛЕККӘ ИЛТКӘН ЮЛ

2022 елда махсус хәрби операция башлангач, аларның да күңелендә борчылу туа. Башта мәктәптә укучылар белән бергә хәрбиләргә хатлар язалар, кирәк-яраклар җыеп, посылкалар әзерлиләр. Соңрак Норлатның «Өмет» волонтёрлар штабының эшләре белән танышалар һәм үзләре дә аларга кушылалар.

Фото: шәхси архивтан

Бүген Җәүдәт белән Рүзилә маскировка һәм антидрон челтәрләре әзерләүдә катнаша. Җәүдәт тегү машинасы артына утыра. Башта җиңел булмый, тәҗрибәле волонтёрлардан өйрәнергә туры килә. Берсе кисә, икенчесе тегә, өченчесе материалларны әзерли. Шулай итеп, уртак эш бара.

Мәктәптәге дәресләрдән соң волонтёрлыкка ашыгалар. Бу эштә хезмәттәшләре дә ярдәм итә.

– Директорыбыз Ләйлә Равилевнага бик зур рәхмәт. Дәресләрне җайлаштырырга ярдәм итә. Кайбер көннәрдә биш, кайберләрендә алты дәрес була. Атнага ике тапкыр даими волонтёрлык эшенә барабыз. Бу күңел өчен башкарыла торган эш. Кемгәдер ярдәм итә алуыңны белү – үзе зур шатлык. Махсус хәрби операция башланганнан соң күңелдә борчылу барлыкка килде. Ә болай эшләгәч, үзебезнең дә файда китерүебезне тоябыз. Шуңа күрә бу эштән күңелгә тынычлык алабыз, – ди Сафиуллиннар.

Фото: шәхси архивтан

Бүгенге язмам геройларын берләштергән уртаклыклар күп: балаларга мәхәббәт, укытучы һөнәренә тугрылык, авылга хөрмәт, кешеләргә ярдәм итү теләге. Җәүдәт белән Рүзиләнең тормыш тарихы шуны күрсәтә: гаилә ныклыгы зур сүзләрдә генә түгел, көндәлек тормышта бер-береңә терәк булуда, уртак максатлар белән яшәүдә чагыла.

Кайчандыр мәктәп коридорында танышкан ике яшь укытучы бүген дә бер-берсенә иң якын хезмәттәш, киңәшче һәм таяныч булып кала. Киләчәктә дә үрнәк, тату һәм бәхетле гаилә булып, яраткан хезмәтегездән тәм табып яшәргә язсын сезгә, Сафиуллиннар!


Нет комментариев