2026 елның 24 ноябрендә көндез һәм төнлә Татарстан Республикасы территориясендә республиканың көнчыгыш яртысында көчле кар, юеш кар явуы, буран, җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр җитүе көтелә.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина
Юлларда урыны белән бозлавык һәм кар боткасы барлыкка килергә мөмкин.
Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз, юлны бары тик билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урыннарында гына чыгыгыз. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез.
Ашыгыч хезмәтләр телефоны: 112.
Нет комментариев