Казанда Горький шоссесенең дублёрыннан Приволжская урамына кадәр тимер юл аша чыга торган юлүткәргечле автомобиль юлын төзүне киләсе елда, Татарстан Республикасы көне алдыннан тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина
«Горький шоссесенең тулы дублёрын төзү әлегә кичектерелгән проект булып кала. Әмма бу эш кайчан да булса тормышка ашачак. Шулай да дублёрның бер участогын төзергә карар кылынды. Чөнки Барлык диннәр гыйбадәтханәсе янында тимер юл аша чыгу бик кыен. Анда транспорт хәрәкәте бик тыгыз – тәүлеккә 160ка кадәр поезд уза. Шуңа күрә Горький шоссесенең дублёрында юлүткәргеч төзи башладык. Бу юл хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен кирәк», – дип белдерде ул.
Хәнифов билгеләп үткәнчә, төзелешкә 3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 1 миллиарды – быелга, 2 миллиарды 2027 елга каралган.

«Быел безнең бурыч – барлык терәкләрне урнаштыру һәм балкаларны монтажлау. Бу – катлаулы эш. Дублёрның иң мөһим өлеше – нәкъ менә хәзер төзелеп килүче тимер юл аша чыгу урыны. Киләсе елда юлны файдалануга тапшырырга планлаштырабыз», – дип ассызыклады министр.
Министр сүзләренчә, Горький шоссесенең тулы дублёрын төзү зур күләмдә финанс чыгымнары таләп итә торган проект. Шуңа күрә үз вакытында Горький шоссесен реконструкцияләү турында карар кабул ителгән.
«Дублёрның гомуми озынлыгы якынча 18 километр тәшкил итә. Хәзер без аның якынча 1,5 километрлы өлешен төзибез. Бүгенге көндә Горький шоссесе ягыннан шәһәргә керү юнәлешендәге транспорт агымы өчен юлның үткәрү мөмкинлеге җитәрлек», – дип сүзен тәмамлады ул.
Татар-информ
Нет комментариев