Казанның түләүле парковкаларыннан хуҗасыз калдырылган автомобильләрне алып китә башлаячаклар
Яшәеш

Казанның түләүле парковкаларыннан хуҗасыз калдырылган автомобильләрне алып китә башлаячаклар

Казанда муниципаль түләүле парковкаларда озак вакыт хуҗасыз калдырылган автомобильләрне ачыклау һәм эвакуацияләү тәкъдим ителә. Тиешле карар проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза. Яңа тәртип 2027 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә мөмкин.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова

Бу эш белән «Шәһәр парковка киңлеген оештыру үзәге» муниципаль казна учреждениесе шөгыльләнәчәк. Моңа кадәр мондый мәсьәләләрне район администрацияләре хәл иткән.

Моннан тыш, автомобильләрне эвакуацияләү өчен нигезләр исемлеген киңәйтү планлаштырыла. Аерым алганда, түбәндәге транспорт чараларын алып китә алачаклар:

  • түләүле парковкаларда алардан файдалану кагыйдәләрен бозып калдырылган автомобильләрне;
  • транспорт хәрәкәтенә, җәяүлеләрнең йөрүенә һәм территорияне җыештыруга комачаулый торган машиналарны.

Вечерняя Казань


Нет комментариев