Хезмәт күрсәтү сыйфаты, кунакларга булган игътибар һәм хөрмәт бик мөһим
Әйтәм әле

Хезмәт күрсәтү сыйфаты, кунакларга булган игътибар һәм хөрмәт бик мөһим

Укучы фикере.

Фото: ясалма интеллект

Редакция хезмәткәрләре, сезгә язмыйча булдыра алмадым... Сез бит инде һәр җирдә дә булып, халык белән аралашып торасыз. Бәлки, бу хәл сезгә дә таныштыр, дип уйлыйм. Озын ял көннәрендә кызларыма кунакка килгәч, алар безне бик матур бер хәләл кафега алып барды. Кафе хезмәткәрләре – бик мөлаем, ягымлы кызлар. Безне елмаеп каршы алдылар, заказларыбызны кабул иттеләр. Өстәл артына утырып, рәхәтләнеп сөйләшеп, дөнья хәлләрен барлап, бергәләп вакыт үткәрдек.

Тик менә шуннан соң күңелдә ризасызлык калды. Заказларны китерә башладылар. Иң беренче булып әтиләренең (бабайның) ризыгы килде. Ул исә: «Барыбыз бергә ашыйк», – дип, калганнарның заказын көтеп утырды. Нәтиҗәдә, аның ризыгы суынып, боз кебек катып бетте. Минем заказым бары тик 15 минуттан соң гына килде. Ә бит минеке шулпалы аш кына иде, әллә ни озак әзерләнә торган катлаулы ризык та түгел. Ә иң аянычы – инде түземлеге бетеп, еларга җитешкән оныгыбызның ризыгын без ашап бетергәч кенә китерделәр.

Әйтегез әле, гаилә белән кафересторанга кеше нигә килә? Әлбәттә, бергәләп утырып, бер үк вакытта ризыкланып, матур итеп аралашу, күңелле вакыт үткәрү өчен бит! Һәркемнең ризыгын аерым-аерым, зур вакыт аралыгы белән китерүнең нинди мәгънәсе бар?

Кафе хезмәткәрләре, бәлки, бу кимчелеккә игътибар итәрләр һәм киләчәктә шундый хәлләр кабатланмас дип өметләнәм. Чөнки тәмле ризык кына түгел, хезмәт күрсәтү сыйфаты, кунакларга булган игътибар һәм хөрмәт тә бик мөһим. Максатым – кемнедер яманлау түгел, ә хезмәт күрсәтүдәге шушы мөһим нечкәлеккә игътибар җәлеп итү.


Нет комментариев