Каты көнкүреш калдыклары полигонында янгын чыккан
Яшәеш

Каты көнкүреш калдыклары полигонында янгын чыккан

***

Татарстанның Норлат районындагы Кече Камышлы авылындагы каты көнкүреш калдыклары полигонында янгын чыкты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Полигон территориясендә чүп-чар көеп торган. Янгынны бетерү һәм аның таралуын кисәтү өчен объект хуҗасы учакларны изоляцияләү эшләрен оештырган. Көеп торган чүп-чарга кислород керүен туктату өчен 800 квадрат метр мәйданга туфрак сибелгән. Эшләрдә 4 самосвал, 3 погрузчик, 2 бульдозер, 4 су ташучы машина катнашкан.

Урында Федераль янгынга каршы хезмәт белгечләре кизү тора.

Татар-информ


Нет комментариев