2026 елның 29 октябрендә ведомстводан тыш сак хезмәте оешуга 74 ел тула. 1952 елның 29 октябрендә СССР Министрлар Советы карары белән ведомстводан тыш сак хезмәте төзелә. Бүген Росгвардиянең Яшел Үзән территориаль бүлеге хезмәткәрләре шәһәрдә һәм районда тынычлыкның ышанычлы калканы булып тора. Без бүлек җитәкчесе, полиция капитаны Булат Зөфәр улы Абзалутдинов белән хезмәтнең бүгенге бурычлары, тарихы, халык ышанычы һәм патриотик тәрбия турында сөйләштек.
— Булат Зөфәрович, әңгәмәне тарихтан башлыйк. Ведомстводан тыш сак хезмәтенә 74 ел тулу нәрсәне аңлата? Сезнең бүлек өчен бу датаның әһәмияте нәрсәдә?
– 29 октябрь – ведомстводан тыш сак хезмәте тарихында мөһим дата. 1952 елда бу хезмәт төзелгәннән бирле аның төп бурычы үзгәрмәде: объектларны саклау, гражданнарның иминлеген тәэмин итү, җәмәгать тәртибен саклауга ярдәм итү. 74 ел эчендә бу хезмәт зур юл үтте: техника заманчалашты, ләкин хезмәткәрләрнең җаваплылыгы һәм халыкка ярдәм итәргә әзер булуы үзгәрмәде. Безнең өчен бу дата – ветераннарны искә алу, алар салган традицияләргә хөрмәт күрсәтү һәм яшь буынга хезмәтнең әһәмиятен аңлату көне.
– Бүген бүлекнең төп бурычлары нинди? Хезмәткәрләр көндәлек тормышта нәрсә белән шөгыльләнә?
– Безнең хезмәт – йомшаклар өчен түгел. Физик көч тә, сугыш алымнарын камил белү дә, психологик яктан әзер булу да кирәк. Бүген заман технологияләре дә ярдәмгә килә: маршрутларны дөрес төзү, бәйләнеш чаралары – барысы да хезмәткәрләргә сигнал булгач берничә минут эчендә урынга барып җитәргә мөмкинлек бирә. Без объектларны саклыйбыз, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итәбез, терроризм һәм экстремизмга каршы көрәшәбез.
Росгвардия хезмәткәрләре эчке эшләр органнары белән бер локациядә эшли, шуңа күрә полиция чакыруларына да чыгабыз. Өч экипаж кизү тора, шуларның берсе – Васильевода. Антитеррор юнәлеше дә мөһим: мәктәпләр, балалар бакчалары, заводларны тикшерү даими алып барыла.

– Саклавыгызда ничә объект бар? Бу саннар елдан-ел ничек үзгәрә?
– Бүген Яшел Үзән бүлегенең карамагында 1500гә якын объект исәпләнә. Бу сан елдан-ел арта бара, чөнки шәһәр зурая, предприятиеләр, оешмалар, шәхси затлар да куркынычсызлык хезмәтенә мохтаҗлыкны сизә. Без зур заводларны да, фатирларны да, гаражларны да сак астына алабыз. Алган икәнбез, объектның иминлеге өчен тулы җаваплылыкны үз өстебезгә салабыз.
Сигнал булса, сәбәбен ачыклау, кирәк икән – полиция белән бергә хәл итү – барысы да безнең өстә. Шунысы куанычлы: сак астындагы объектларда урлаулар булмый диярлек. Теләүчеләр табыла, әмма без мондый очракларны тиз арада фаш итәбез, вакытында юкка чыгарабыз.
– Хәзерге заманда техника һәм технологияләр зур роль уйный. Бүлектә нинди яңалыклар бар?
– Без инде «искечә» эшләүдән киттек. Элемтә системасы тулысынча камилләштерелгән, маршрутларны дөрес төзү һәм заманча бәйләнеш чаралары хезмәткәрләргә тиз эш итәргә ярдәм итә. Бу – сигналга җавап бирү тизлеге генә түгел, ә объектларның инженер-техник ныгытылганлыгын тикшерү, антитеррор таләпләрен үтәү дә. Техника ярдәм итә, ләкин иң мөһиме – кеше, аның әзерлеге һәм җаваплылыгы.
– Кадрлар мәсьәләсе ничек хәл ителә? Бүлектә кемнәр эшли?
– Коллективта 100гә якын кеше. Күбесе аттестацияләнгән состав, шулай ук гражданлык хезмәткәрләре дә бар. Кадрлар кытлыгы бүген юк. Яшьләр килә. Беренчедән, тотрыклы хезмәт хакы. Икенчедән, график буенча эшләү мөмкинлеге. Өченчедән – 20 елдан соң пенсиягә чыгу. Бу – җитди өстенлек. Коллектив кечкенә, ләкин бик тату. Һәркем үз эшен белә, бер-берсенә терәк була. Яшьләрне хезмәткә җәлеп итү өчен мәктәпләрдә, көллиятләрдә очрашулар үткәрәбез. Росгвардиянең мөмкинлекләре турында сөйләгәндә, залда ук бу хезмәткә килергә теләүчеләр табыла. Бүгенге көндә хезмәткәрләрнең күпчелеге – Яшел Үзәннекеләр.
– Сезнең үзегезнең хезмәт юлыгыз ничек башланды? Сезне бу хезмәткә нәрсә җәлеп итте?
– Мин 2017 елда армиядә, Казандагы Росгвардия частендә хезмәт иттем. Аннары Яшел Үзәнгә кайттым. Биредә легендар ветеран, элеккеге җитәкче Гомәр Габбас улы Миңнуллин белән очрашу тормышымны үзгәртте. Гомәр Габбасович мине Росгвардиягә эшкә чакырды. Кызыктырды дип әйтергә кирәк. Озак уйлап тормадым. Башта мин дә кизүдә тордым, аннары үзәкләштерелгән сак хезмәте бүлекчәсе җитәкчесе булдым. 2025 елның 1 июленнән ведомстводан тыш сак хезмәтен җитәклим. Мин полиция капитаны. 11нче сыйныфны Олы Ачасырда тәмамлагач, КАИның Яшел Үзән филиалында «Машина төзелеше технологиясе» бүлегендә укыдым. Әмма хәрби хезмәтне сайлавыма үкенмим.

– Сез республикада иң яшь ОВО җитәкчеләренең берсе. Коллективта абруйны ничек яулыйсыз?
– Яшь – күрсәткеч кенә. Минем өчен мөһимрәге – эшне белү, җаваплылык һәм кешеләргә игътибар. Коллективта зур стажлы хезмәткәрләр бар, аларның тәҗрибәсе миңа терәк. Бергә эшләү, киңәшләшү, уртак карар кабул итү – абруйның төп нигезе. Өлкәннәрне хөрмәт итү, яшьләргә юл күрсәтү – безнең традиция.
– Хезмәттә иң киеренке көннәр кайчан була? Ял вакыты дигәндә ничек эшлисез?
– Җомга, шимбә һәм якшәмбе. Кеше ял иткәндә, без эшлибез. Шәһәр чаралары вакытында да хезмәткәрләр һәрвакыт әзер, куркынычсызлыкны тәэмин итәләр. Бу – безнең эшнең аерылгысыз өлеше.
– Махсус хәрби операция барышында хезмәткәрләр командировкаларга барамы?
– Әйе, хезмәткәрләр командировкаларга да йөри. Егетләрнең теләге булса, без каршы түгел. 3әр айга барып кайтучылар бар. Бу – патриотик тәрбиянең дә мөһим өлеше: хезмәткәр үз илен, халкын яклауның нәрсә икәнен гамәлдә күрсәтә.
– Ветераннар белән элемтә ничек саклана? Патриотизм тәрбияләүгә нинди игътибар бирелә?
– Ветераннарыбызга зур рәхмәт. Алар салган традицияләр – безнең өчен нигез. Барысына да саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Безнең ишекләр һәм күңелләр һәрчак ачык. Яшь буын белән очрашулар, мәктәп һәм көллият укучыларына Росгвардия турында сөйләү – патриотизм тәрбияләүнең мөһим юнәлеше. Балалар хезмәтне күрсен, аңласын, ихтирам итсен өчен без ачык ишекләр көннәре дә үткәрәбез.
– Гаиләгез турында бер-ике сүз. Хезмәт белән шәхси тормышны ничек берләштерәсез?
– Гаиләм, хатыным һәм 3 яшьлек улым бар. Әти-әнием дә исән-сау. Әтием «Норлат Дорстрой» ширкәтен җитәкли, әнием авыл Советында сәркатип. Аларга зур рәхмәт – яхшы тәрбия бирделәр, укыттылар. Гаилә, әти-әни тәрбиясе бик мөһим, ул эштә дә күренә. Эшкә иртә киләм, соң китәм, ләкин гаилә терәге булганда авырлыкларны җиңеп була.
– Әңгәмә ахырында хезмәттәшләрегезгә, ветераннарга һәм яшь буынга теләкләрегез?
– Безнең ветераннарга зур рәхмәт. Алар салган традицияләр – безнең өчен нигез. Аларга саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Безнең ишекләр һәм күңелләр һәрчак ачык. Ә сакта торучы егетләргә һәм кызларга – саулык, түземлек, әйбәт хезмәт итүне телим. Иң мөһиме – һәркемнең өендә тынычлык булсын!
Нет комментариев