Көзен иммунитет нигә кими
#кирәклекиңәшләр

Көзен иммунитет нигә кими

Һава температурасы түбәнәю белән бергә, иммун системасының тышкы негатив факторларга каршы торучанлыгы кими.

Фото: ясалма интеллект

Көзен иммунитет кимүнең берничә сәбәбен ассызыклыйлар:

  • Якты көннең кыскаруы нәтиҗәсендә мелатонин гормонын эшләп чыгару начарая;
  • Кальций һәм башка файдалы матдәләр үзләштерелүе бозыла;
  • Ультрафиолетның түбән дәрәҗәсе белән бәйле рәвештә кислород дефициты башлана;
  • Урамда һәм бинада туңу куркынычы була;
  • Патоген микроорганизмнар – бактерия, вирус һәм гөмбәчекләрнең активлыгы арта.

Санап үтелгән факторлар инфекцияле авыруларның массакүләм таралуына китерә, беренче чиратта – грипп эпидемиясенең.

Иммунитетка ярдәм итү өчен җитәрлек йокларга, җиңел үзләштерелә торган ризыклар белән тукланырга кирәк: балык, майсыз ит, йомырка, ярмалар, сөт ризыклары көндәлек рационыгызга керсен. Суган, сарымсак, укроп, петрушка турында да онытмагыз.


Нет комментариев